Казанда 13 кеше ялган аракы эчеп агуланган

Татарстан башкаласында 13 кеше метанолдан агуланган. Күбесе – Башкортстаннан килгән яшьләр. Хокук сакчылары ялган хәмер сатучыны эзли.

Казанда метанолдан агуланучылар 13 кешегә җитте. Табибларга ярдәм сорап, Башкортстаннан килгән 18 яшьлек туташ мөрәҗәгать иткән. Моңа кадәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан 12 кешенең агуланганын, өчесенең авыр хәлдә булуын хәбәр иткәннәр иде. Зыян күргән 18-22 яшьлек егет һәм кызларның икесе генә Казаннан. Калганнары исә Башкортстаннан килгән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, алар 15 сентябрь көнне башкала читендәге Салмачы бистәсендәге бер йортта туган көн бәйрәм иткән. Хокук сакчылары хәмер сатучыны эзли. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, яшьләр 5 литрлы пластик шешәгә тутырылган исерткеч сатып алган. Бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү