6 гыйнварда Казанда нинди күңел ачу чаралары булачак?

Яңа елга багышланган  күңел ачу чараларын барлауны дәвам иттерәбез. Бүген, 6 гыйнварда, Казан халкын нинди кызыклар көтә соң?

13 гыйнварга кадәр «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта «КышДаКарФест» фестивале уза. Биредәге Яңа ел ярминкәсендә республика һөнәрчеләре, фермерлары үз продукциясен тәкъдим итә.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы да 10 гыйнварга кадәр театральләштерелгән тамашаларга, Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы Яңа ел экскурсияләренә, уеннар, квестлар, мастер-класслар, иҗади дәресләргә чакыра. Кремль территориясендә урнашкан җиде музейның һәркайсы балалар һәм өлкәннәр өчен үзенчәлекле программа әзерләгән.

Моннан тыш:

  • 11:00 сәгатьтә «Урам» экстрим-паркында кышкы волейбол буенча турнир узачак;
  • шул ук вакытта «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча балалар өчен мастер-класска да чакыралар;
  • 12:00 сәгатьтә Урицкий исемендәге паркта Кар бабай фестивале булыр дип көтелә;
  • бүген Дәрвишләр бистәсе һәм Карбышев исемендәге скверда кабат балалар өчен интерактив программа әзерләгәннәр;
  • 17:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта бәйрәм чарасы узачак;
  • 18:00 сәгатьтә «Черек күл» паркындагы шугалакта та бәйрәм кичәсен тамаша кылып булачак;
  • 19:00 сәгатьтә казанлылар һәм шәһәр кунакларын Кабан күле яр буена, шәүлә театрын тамаша кылырга чакыралар.

Яңа елга багышланган чараларны Казан циркы һәм «Әкият» курчак театрына барып та карарга мөмкин. Тамашалар 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Казанның яшь тамашачы театрларында, Качалов театры, Камал театры һәм Тинчурин театрында да балалар өчен махсус спектакльләр күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү