Кыш бабайны көткәндә (Гыйбрәтле язмыш)

(хикәя)

– Менә хәзер, улым, мичкә шушы гөбәдияне генә куям да, эшем бетә. Аннан икебез бергә диванга утырабыз да, Кыш бабайны көтә башлыйбыз. Карале бу бабаеңны, Кыш бабай килер вакыт җиткәч кенә югалды бит. Шул Кәрим бабаеңны Яңа ел белән котлап кайтам, дип китте дә батты. Гомер буе дуслар булды шул алар, Азат белән синең кебек кечкенәдән гел бергә уйнаганнар, әле дә берсен берсе бер көн күрми тора алмыйлар… Кыш бабай килсә, тәки күрми кала бит инде бабаең. Әниең белән әтиең дә клубта бәйрәм карап калалар, без икебез күрәбез, әй, кызыгырлар инде барысы да… Ярар әйдә, син бөтенесен дә әйбәтләп сөйләрсең, бүләкләрен, күчтәнәчләрен күрсәтерсең, яме, улым…

– Ярар, дәү әни, – ди биш яшьлек Булат. Аның әбисе сөйләгәннәрдә гаме дә юк бугай, утырган да, бөтен игътибары белән тыңлый. Шулай булмыйни?! Ишек ачарга чыгасы бар бит аның, Кыш бабай шакылдатканны ишетми калса, китәр дә барыр, ул яшәгән Урта Тирәк авылында гына да Булат кебек балалар әллә никадәр…

Түземсезләнеп көткән оныгына карап, Нурниса күңеленнән генә Нурисламын тиргәргә кереште. Йә, шул күршеләрдә биш сәгать тормаса ни була инде? Булат шикләнмәсен, янәсе. Керәсе дә, киенәсе дә чыгасы бит. Бөтен киемнәрен киленнәре көндез үк әзерләп, кертеп куйды. Бер дә бүтән түгел, гадәттәгечә, шул Фәрит белән сәясәт турында сүз көрәштерәләрдер… Икесе очрашсамы… Йә, Алла, чыкты бугай, акрын гына капка ябылган тавыш ишетелде. Булат та әсәрде, тик урыныннан кыймылдамады. Менә акрын гына веранда ишеген шакылдаттылар.

– Дәү әни… Кыш бабай!.. – диде, әллә дулкынланудан, әллә сөенечтән сабый, сүзләрен өзеп-өзеп.

– Бар чык, улым, бар, үзең каршы ал! – диде Нурниса, шакылдатучының чыннан да «Кыш бабай» булуына икеләнмичә. Чит кеше булса, күренеп кенә торган кыңгырау төймәсенә басар иде, ә Нурислам белән нәкъ менә шакылдатырга дип килешкәннәр иде.

– Дәү әни, анда бер абый, әбиең чыксын әле, – ди.

– Кем бар анда? – Нурнисаның бу соравы таныш түгел кунакның: «Исәнмесез, апа!» – дигән сүзләре астында күмелеп калды.

– Апа, – диде таныш түгел кунак, тагын бер мәртәбә, – су бирегез әле, мөмкин булса, сап-салкынны… Эчәсем килде…

Хатын, гипнозлангандай, бер сүз дәшмичә, суга дип кереп китте. Кухняга керүгә, бер мәлгә айнып киткәндәй булды. «Ай, Аллам, бу нинди хикмәтле кунак булды соң, шушы утыз градуслы салкында сап-салкын су сорый. Үзе миннән олырак күренә, үзе апа дип дәшә…Исерек дияр идең, бик пөхтә киенгән…» – Шундый каршылыклы уйлар өермәсендә ул, бер чүмеч салкын су тотып, болдырга чыкты.

– Рәхмәт! – диде ир, күтәрелеп карамый гына. Һәм йотлыгып су эчәргә кереште.

Тик тешеңне сындырырлык суны бер-ике уртлады да, калганын якында гына өелеп торган кар өстенә сипте.

Аптырап карап торган хатынга ул бушап калган чүмечне сузды һәм:

Иртән торып суга барган

Ул, бәгърем, ул синдер.

Утыз еллык ялкыныңны

Суларың сибеп сүндер, – диде дә, чыгып китте.

Нурниса тораташтай катып калды. Бу бит… бу бит… Кирам… Әйе, әйе, ул… Әнә бит йөз чалымнары да таныш,  тавышы да шул ук икән бит… Ничекләр танымады икән соң? Әй, Ходаем, нәрсә дип кайтты, нәрсә дип керде икән? Берәр кеше белмәгән, күрмәгән булса гына ярар иде. Алла сакласын, бу авылда кеше теленә керүең бик тиз, бер гөнаһың булмаса да… Ярый әле, Нурислам күршедә озаграк торды. Очрашсалар, ни дип аңлатыр иде? Болай да гомер буе шул Кирамнан көнләште. Ничә ел үткәч бит, ничә ел… Тукта, утыз ел диде түгелме соң, әллә Кирам белән аерылышканнарына утыз ел үтте микән?.. Утыз икән шул…

– Дәү әни, кер инде, Кыш бабайны куркытасың бит, ишекләре ачык дип керми китәр, биклә тизрәк! – Оныгы Булат бик вакытлы чыкты, Нурнисага бу уйлардан тизрәк арынырга кирәк иде.

Ул кухняга кереп кенә басты, ишекне тагын нәкъ тегесе кебек үк шакылдаттылар. «Кирам…» дип уйлады Нурниса, тик аяк атлап чыгарга көч тапмады. «Нигә кирәк?»

– Бар, улым, монысы точно Кыш бабай инде, каршы чыгып ал, – диде ул, духовка ишеген ачып, гөбәдиясен караганга сабышып.

Ишектә, чыннан да, Кыш бабай иде. Тавышын үзгәртергә тырыша-тырыша, Нурислам Булатның күңелен күрә башлады. Әй, сөенде сабый, җырлар да җырлады, биеде дә, бөтен белгән шигырьләрен дә сөйләде. Кыш бабайның да бик юмарты килгән булып чыкты, уенчыктыр, китаптыр, буягычлардыр – берсе дә калмады. Капчыгындагы соңгы бүләкне – тәм-томнар тулы пакетны бала кулына биргәннән соң, Кыш бабай башка балалар янына барырга кирәклекне исенә төшерде. Булатның түбәсе күккә тигән, аңа инде барыбер иде. Ул Кыш бабайга тиз генә: «Рәхмәт, пока!» – диде дә, бүләкләре белән мәш килеп уйный башлады.

…Кыш бабай киемнәрен бүлмәгә генә салып куйган Нурислам шул арада әйләнеп тә керде.

– Бездән әле генә кем чыгып китте ул, карчык? – дип сорады ул. – Бик кәттә иномаркага утырып китте… Ул китсен инде дип, күрше Фәритләр капка төбендә басып тордым… Таныш та кебек иде, танымадым да…

– Кыш бабай ул, Кыш бабай, – дип кычкырды залдан Булат. – Бабай, тиз кер, менә ул миңа нәрсәләр алып килде…

Караса да карады, карамаса да карады Нурислам. Теге яхшы машина, кәттә киенгән ир тынгы бирмәде бит күңеленә. Ул, сәбәп табып, кухняга чыкты.

– Кем иде соң ул? Ярый әле, озак тормады. Фәритләр капка төбендә тагын азрак басып торсам, шакылдый идем… Кирәк бит, мин киенеп капкаларыннан чыгуга, кап-кара иномарка килеп туктады. Кеше көлкесенә калмыйм дип, көтеп тордым инде…

– Әй, армиядә бергә хезмәт иткән идек дип, теге… Сәлмән Нурисламын эзләп кергән… Аңлатып җибәрдем, ул бит Түбән Тирәктә яши дип… – Нурниса, күзләрен күтәрми генә, һаман да шул гөбәдияләрен караган булып, теленә беренче килгән җөмләне әйтте.

Ир башка сорау бирмәде. Телефоннан да мондый ялгышулар күп булганлыктан, бер әйтүдә ышанды. Күршедәге өч Тирәктә биш Нурислам, әнә шуларны чынбарлыкта да бик еш буташтыралар иде.

…Бераздан ир бүләккә күмелгән бәхетле Булат белән дөньясын онытып уйный, оныгын сөендерә алу шатлыгыннан бу минутларда үзе дә бик бәхетле   иде…

Гөлсинә Хәбибуллина  


Кыш бабайны көткәндә (Гыйбрәтле язмыш)” язмасына фикерләр

Фикер өстәү