Онлайн авыллар: якташларны «Инстаграм» берләштерә

Авыл халкы заман белән бергә атлый. Блогерлык, социаль челтәрләр сала тормышына да ныклап кереп урнашты. Авылның актив бер кешесе үз битләрен ачып, сәхифәне кызыклы, файдалы һәм мәгълүматлы итеп алып барырга тырыша. Халык өчен исә ул аралашу, яңалыклар бүлешү, истәлекләр барлау мәйданчыгы булып хезмәт итә. Без «Инстаграм»да актив булган авыл аккаунтларын барладык. 

Элеккеге фотолар иң популяры

Саба районының Явлаштау авылының «Инстаграм» битенә 1263 кеше язылган. Җанлы итеп алып баралар, кызыклы сәхифәләргә бай аккаунт. Авторы – Рәфидә Галимҗанова.

– Безнең авылда яшьләр бик актив, – диде ул безгә. – Алар спорт, мәдәни тормышта кайнап яши. Бер җыелышып, сөйләшеп утырганда, «Инстаграм»да авылыбызның аккаунтын эшләү идеясе туды. Ул вакытта миннән бигрәк егетләрдә кызыксыну зур булды. 2018 елның гыйнвары иде ул. Беренче постлар авыл яңалыкларын, табигать күренешләрен куюдан башланды. Шунда ук халыкта кызыксыну барлыгын сиздек. Февральдә без авылда спектакль куйдык. Аккаунт – бу турыда хәбәр итәргә дә шәп мөмкинлек иде. Бераздан безгә укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре дә тартылды. Халык элеккеге фотоларын җибәрә башлады. Хәзер бу сәхифә аеруча яратып кабул ителә. Шуннан соң аккаунт мәдәният, спорт юнәлешенә таба борылды. Чөнки егетләр футбол уйнаганда «туры эфир»ларга чыга. Мин үзем мәдәни тормышны күбрәк яктырттым. Гомумән, ул елларда вакыт та иркенрәк, шунлыктан без дә активрак идек. Казанда эшли башлагач, яңалыклар биреп бару сирәгәйде. Хәзер исә мин атнаның ике көнендә авылда булырга тырышам. Яңа рубрика да ачып җибәрдек. Ул «Мин бит авыл баласы» дип атала. Ул безнең – «туры эфир»лар сериясе. Китапханәче белән бергәләп, авылдан читкә киткән, озак еллар кайтмаган кешеләр белән элемтәгә чыгабыз. Киләсе елда алар белән берлектә концерт оештырырга уйлыйбыз. «Туры эфир»лар эшли башлагач, язылучыларыбыз саны артты. Моннан тыш, «Күршем, нәрсә пешердең?» рубрикасы бар. Монда без тәм-том пешергәнне видеога төшереп кертәбез.

Шәһәрдә торып, авыл сәхифәсен алып бару бик җиңел түгел, чөнки аның өчен яңалыклар эчендә кайнау кирәк. Ләкин авылга кайткач, һәрвакыт контент буенча эшлим. Киләчәктә авылда узган чаралардан видеорепортажлар эшләү планы бар. Аннан соң, өлкәннәр белән интервьюлар да эшләргә телим. Халык дини өлкәгә кагылышлы сорауларына да җаваплар көтә. Менә шул юнәлеш буенча да эшлисе иде.

Лайфхаклы тормыш

Актаныш районының Такталачык авылы аккаунтының 1369 язылучысы бар. Аны алып баручы Юлия Мансурова әйтүенчә, «Инстаграм»да авыл битенең беренчел максаты – мәгълүмат бүлешү мәйданчыгы булуда.

– Авылыбызда кеше күп булгач, «Ватсап» төркемнәренә генә сыешмый башладык. Барлык мәгълүматны анда куеп бетереп тә булмый, – ди ул. – Читтә яшәүче авылдашларыбыз да бар бит. «Инстаграм»да авыл турында аккаунт ачу ихтыяҗы менә шуннан туды. Шулай итеп, узган елның 29 гыйнварында беренче пост куелды. Мин – укытучы, иптәшем авыл җирлеге башлыгы булып эшли. Шуңа күрә икебез дә авыл яңалыклары эчендә кайныйбыз. Беренче вакытта аккаунтның да төп максаты  авыл эшчәнлеген күрсәтү иде. Соңрак авылдашлардан, читтә яшәүчеләрдән рәхмәт сүзләре ишеткәч, кызыксыну сизгәч, тагын да дәртләнеп эшли башладык. Сәхифәләргә килгәндә, иң күп караулар, комментарийларны элеккеге фотолар җыя. Берничә тапкыр ирем «туры эфир»га чыгып, халыкның сорауларына җавап бирде. Анысын да яраттылар. Котлауларны да матур итеп биреп барабыз. Уеннар, авыл күренешләрен дә эләбез. «Хәйләсез дөнья – файдасыз» дигән сәхифәдә гади, кешегә аңлаешлы лайфхаклар, киңәшләр биреп барабыз. Кыскасы, аккаунтны төрләндереп торабыз. Декабрьгә кадәр көнгә 2–3 пост эленә иде. Хәзер мәшәкатьле вакыт булгач, бераз сүлпәнәйде. Киләсе елдан битне тагын да кызыклырак, җанлырак итеп алып бару планнарыбыз бар.

Балтач районы Алан авылы аккаунтын исә һәрдаим 1060 кеше карап бара. Сәхифәнең «хуҗа»сы Рузалия Тимербаева әйтүенчә, язылмыйча гына караучылар саны ике тапкыр күбрәк:

– Мин – белемем буенча икътисадчы, ләкин күңелем белән иҗади кеше. Әлеге аккаунтны 2019 елның июнендә ачып җибәргән идем. Әбием – авылның иң өлкән кешеләренең берсе, тыл ветераны. Без кечкенәдән үк авыл тарихына кагылышлы мәгълүматларны ишетеп үстек. Аларны башкаларга да җиткерәсе килде. Бәби белән декрет ялына чыккач, әлеге мәгълүматларны туплап, фотолар белән бизәп, «Инстаграм»дагы шәхси битемә урнаштыра идем. Ләкин минем аудиториягә бик үк кызык булмас дип, авылның аерым битен булдырып, кечкенә генә тарихи белешмәләрне шунда урнаштырдым. Бераздан авылдашлардан да фото, видеоматериаллар кабул итә башладым. «Татар блогеры» бәйгесендә җиңгәч, башка авыл кешеләре дә кушылды.

Казанда булсам да, авыл сәхифәсен алып бару авыр түгел. Әбием – төп ярдәмчем. Аннан соң җыелган материаллар булу яхшы. Авылдашларым кешеләр турында язган постларны аеруча яратып укый. Гадәттә, халык арасында абруе булган, тырыш, үрнәк апа-абыйлар, гаиләләр турындагы постлар күп игътибар җыя. Читтә яшәүчеләрдән рәхмәт сүзләре күп ишетәм. Алар авыл тарихы белән аеруча нык кызыксына.

«Китап итеп чыгару хыялым бар»

Яшел Үзән районының Урысбага авылы аккаунтына 1116 кеше язылган. Аны Руфия Мөхетдинова алып бара.

– Милли музейда эшләгән вакытта журналист Данил Сәфәров «Татар китабы йорты»нда «Инстаграм» буенча укулар алып барган иде. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2019 елның җәендә «Инстаграм»да авылыбыз бите ачылды, – ди Руфия. – Сирәк кенә булса да фотолар куя идем. «Сабантуй» журналына баш мөхәррир урынбасары булып эшкә урнашкач, авыл аккаунтын тагын да кызыксыныбрак алып бара башладым, язылучылар саны да артты. Җирлеккә 4 авыл керсә дә, мин күпчелек Югары һәм Түбән Урысбага авыллары тормышын күрсәтәм. Элеккеге фотоларны бик яраталар. Аларны халык үзләре җибәреп  тора. Үзем Казанда яшәгәч, авылда ярдәм итүчеләрем бар. Клуб мөдире Гөлсия Садриева, авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин, укытучылар һәрдаим хәбәрләр белән бүлешәләр. Фәнис Шакиров видеолар төшерүгә җаваплы. Апалар шигырьләр яратканга, аларны күп куярга тырышам. Рөстәм Сәйфуллин авыл тарихын барлый башлады. Аның язмаларын көтеп алам. Киләчәктә китап булып чыгар дип тә хыялланабыз әле. Аккаунтта өлкән кешеләребезне тәбриклибез, төрле бәйгеләр үткәрәбез.

Аккаунтыбыз «Татар блогеры» бәйгесендә дә җиңеп чыкты. 20 мең сум акча биргәннәр иде. Аның бер өлешенә авылыбызның табигать күренеше төшерелгән календарьлар ясаттым. Яңа ел бәйрәмендә авылдашларыма менә шундый бүләк ясыйсым килде. Авылыбыз зур булмаса да, халкы тырыш һәм бердәм. Кышын кардан төрле сыннар ясыйлар.

Арча районы Наласа авылы аккаунтын да күпләрегезнең күргәне бардыр. Аның  1288 язылучысы бар. Аккаунтның авторы Рамил Мөхетдинов сүзләренчә, бу бит тарих белән кызыксыныр өчен менә дигән форсат.

– Бу идея белән күптәннән янып йөри башлаган идем, – ди ул. – 2019 ел башында ачып та җибәрдем, ләкин телефон алышынгач, паролен югалттым һәм битне кабаттан тергезергә туры килде. Иң элек «Наласа авылы көе» дигән флешмоб башлап җибәргән идек. Ул бүгенгә кадәр дәвам итә. Көйне төрле уен коралларында, төрле артистлар башкаруында ишетергә мөмкин. Икенчедән, бу аккаунт – авыл яңалыклары белән бүлешү, истәлекләрне барлау урыны. Элеккеге фотоларны, кешеләрне, авыл күренешләрен карарга яраталар. Бу безгә дә тарихны онытмас өчен стимул биреп тора. Мәсәлән, авылда тегермән, алма бакчасы, тавык фермасы булган, умарталыкта эшләүче кешеләр турында да мәгълүматлар туплыйсы бар әле. Язышу, фотолар алышу вакытында бәхәсле тарихи фактлар да ачыла. Әле менә Яңа ел алдыннан «Бизәкле Наласа» дигән бәйге игълан иттек. Февральдә «Әтием дә, бабам да солдат булган» дигән акция уздырган идек. Авылдашлар солдатта булган берничә буын фотолары белән бүлеште. Авыл урамнары, чатлары, кешеләрнең кушаматлары буенча уздырган сораштырулар да шактый кызыклы килеп чыкты. Мондый алымнар кешеләрне җәлеп итә, якынайта. Шуңа күрә авыллар турындагы аккаунтларны алып бару бик кирәкле эш дип саныйм мин.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү