Аккош күлендә узачак чаңгы ярышы 8 гыйнварга күчерелә

Аккош күле урман-паркында узачак гаилә чаңгы турниры салкын һава торышы булу сәбәпле, 8 гыйнварга күчерелгән.

«Без йөгерешне карарга, спортчылар өчен җан атарга килгән тамашачыларның һәм ярышта катнашучыларның сәламәтлеге турында борчылабыз. Шуңа күрә ярышларны башка көнгә күчерергә карар кылынды», –  дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Ярышта катнашучыларга 1 км дистанцияне узарга туры киләчәк. Аларны призлар, медальләр, шулай ук музыка һәм татлы ризыклар көтә. Мәйданчыкта балалар зонасы оештырылачак. Турнирда теләге булган һәркем катнаша ала.

Ярышта катнашу өчен яшь буенча чикләүләр юк һәм алдан теркәлү таләп ителми. Ярышлар «Динамо» спорт базасыда  11:00 сәгатьтә башлана.


Фикер өстәү