Казанга Украинада махсус операциядә катнашкан росгвардиячеләр кайтты

Росгвардиянең Идел буе округының Казанда урнашкан хәрби частьләренең берсендә хезмәт итүче хәрбиләр Украинада узучы махсус операциядән әйләнеп кайтты.

Әле кайтып җиткәнче үк М-7 “Волга” юлында аларны “Юнармия” һәм “Форпост” хәрәкәте вәкилләре, “Волжанка» ветераннар хоры, Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов һәм районның хәрби комиссары сәламләгән. Район халкы хәрби хезмәткәрләрне ипи, тоз һәм чәк-чәк белән каршы алган. Росгвардиячеләр өчен район үзешчәннәре катнашында концерт әзерләнгән.

Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, махсус хәрби операциядән кайтучылар колоннасын Казан йөртүчеләре дә җылы каршы алган. Хәрби часть капкасы янында исә якыннары көтеп торган. Икенче көнне исә хәрби частьтә махсус операциядә катнашучылар хөрмәтенә тантаналы чара узган.


Фикер өстәү