Казанда ветераннар яшәгән ишегалларында бәйрәм чаралары уздырыла

Бөек Ватан сугышында җиңүне бәйрәм итүгә багышланган «Ветеран йорты каршында парад» Бөтенроссия акциясе кысасында Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады.

Бәйрәм уңаеннан Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе башлыгы генерал-майор Рөстәм Гомәров ветераннар Мануил Дәүләтшин һәм Валентина Маркинаны котлады. Ул аларга истәлекле бүләкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды, сугыш елларында күрсәткән каһарманлыклары өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде.

Росгвардия хезмәткәрләре ветераннар яши торган йорт ишегалдында тантаналы чара оештырды. Хәрби оркестр музыкантлары сугыш еллары җырларын башкардылар һәм ветераннар йорты каршыннан тантаналы парад маршы белән уздылар. Акциядә «Җиңү волонтерлары», «Юнармия» хәрәкәте вәкилләре һәм Казанның 35 нче лицее укучылары да катнашты.

– Росгвардия барлыкка килгәннән бирле ел саен Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен тантаналы чаралар уздырабыз. Бу инде безнең күркәм бер традициягә әверелде. Бу чарага яшьләрне дә, волонтерларны да җәлеп итәбез. Бу яшь буында патриотик рух тәрбияләү өчен, үз тормышлары бәрабәренә Ватаныбызны саклаган әби-бабаларыбызны белү һәм олылау өчен кирәк. Ветераныбыз Мануил Дәүләтшинга 27 май көнне 95 яшь тула. Ул бик шатланды, катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт сүзләре әйтте, – диде Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсенең хәрби-сәяси эш буенча бүлек башлыгы Рафил Нәбиуллин.

                                                                                                 Ләйсән Сафина


Фикер өстәү