Татарстанда көндезге сәгать бердән өчкә кадәр “тынлык сәгате” кертергә җыеналар

Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты республика законына төзәтмәләр әзерли.

Төзәтмәләр көндезге бердән өчкә кадәр күздә тота. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр шушы вакыт аралыгында шауламаска, шакылдамаска, ремонт ясамаска тиеш булачак, дигән сүз. “Законлылык һәм хокук тәртибе комитетына, республикада яшәүчеләрнең күп санлы үтенечләрен исәпкә алып һәм башка төбәкләрнең уңай тәҗрибәсеннән чыгып, “Төнге сәгатьләрдә кешеләрнең тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында” республика законына, шулай ук Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына тиешле үзгәрешләр әзерләү максатка ярашлы булачак”, – диелә комитет бәяләмәсендә.

Документта аныклап үтелгәнчә, Татарстан Дәүләт Советына һәм муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетларына кешеләрдән, асылда яшь аналардан һәм өлкәннәрдән 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькәчә “тынлык сәгате”н кертү үтенече белән күп кенә мөрәҗәгатьләр алына. Әйтик, Чаллы башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, соңгы өч елда гына да көндезге сәгатьләрдә тынлыкны бозу буенча 40 кеше зарын белдергән. Россиянең 25 төбәгендә мондый чикләү инде күптәннән гамәлдә булып килә.


Фикер өстәү