Анна Попова: “Быел короновирустан прививка ясату таләп ителми”

Роспотребнадзор быел COVID-19 инфекциясеннән прививка ясатуны кирәк дип санамый. Ведомство җитәкчесе Анна Попова шул хакта белдергән. Бу хакта “ТАСС” яза.

Роспотребнадзор башлыгы аңлатып үткәнчә, хәзерге вакытта ковид җитди өзлегүләргә китерми. Шуңа күрә прививкадан баш тартырга мөмкин.
“Вакцинацияне инфекция кешенең гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч белән янаганда үткәрү зарури. Бүгенге коронавирус җитди өзлегүләр һәм үлем-китем куркынычы белән янамый. Шуңа күрә быелгы сезонда ковидтан прививка ясатуны таләп итмибез”, – дигән Анна Попова Федерация Советында узган “Хөкүмәт сәгате”ндә.
Шул ук вакытта ул грипптан вакцинация узуның кирәк булуын билгеләп үткән.


Фикер өстәү