Роспотребнадзор башлыгы: «Коронавирустан вакцинация узу зарурилыгы пандемиядән соң да калачак»

Коронавирустан вакцинация узу зарурилыгы пандемия төгәлләнгәннән соң да калырга мөмкин. Хәзерге вакытта галимнәр вирусның берьюлы берничә штаммыннан саклаучы вакцина уйлап табу буенча зур эш алып бара. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова “РИА Новости” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Прививка ясату зарурилыгы калырмы икән, дисезме? Мөгаен, калыр. Коронавирус беркая да китәргә җыенмый, үзеннән соң иммунитетны да озакка калдырмый. Әмма грипп та, әйтик, кызамыктан аермалы буларак, үзеннән соң гомерлек иммунитет “бүләк итми”. Шуңа күрә биредә кешелек өчен башка юл юк”, – дигән Попова.

Роспотребнадзор башлыгы басым ясап әйткәнчә, COVID-19 сезонлы вируска охшый башлаган, әмма чирләүчеләрнең бик күп булуына юл куймас өчен вакцинация кирәк.

“Хәзерге вакытта бездә гриппның дүрт вирусы буенча бик яхшы вакцина бар. Коронавируска килсәк, бүген аның ким дигәндә өч төрен беләбез. Алар, грипп вируслары кебек, берсен-берсе алыштыра башласа, нәкъ менә шуларның һәммәсенә каршы торырлык вакцина кирәк булачак. Галимнәр хәзер шуның буенча эшли”. – дип белдергән Попова.

Моңа кадәр ул “омикрон”ны җиңү өчен халыкның 90 проценттан артыграгының прививка ясаткан яки чир кичергән булырга тиешлеген искәрткән иде.


Фикер өстәү