Айдар Сәлимгәрәев: «Матбугатка язылу чорында Дәүләт Советы ярдәмен тойдык»

Татарстан Дәүләт Советы ярдәме белән республика газеталары һәм журналларына язылу тиражлары кискен кимүне булдырмаска мөмкин булды. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тармакның еллык коллегиясендә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау учреждениеләре өчен матбугатка яздыру оештырылган.

Үзәк, республика, шәһәр һәм район басмаларына язылу турында сөйләгәндә, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 8,3 процентка кимү турында әйтте агентлык җитәкчесе.


Фикер өстәү