«Ватаным Татарстан» газетасының тәҗрибәле корректоры Илүсә Минһаҗева Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Аңа әлеге рәхмәт хатын «Татмедиа» агентлыгының еллык коллегиясе утырышында агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды. Хезмәттәшебезне котлыйбыз!