Казанда түләүле юл пәйда булачак

Татарстан Рәисе Вознесение трактының икенче этабын төзүне төгәлләү зарурилыгын белдерде.

Казанда Вознесение трактының икенче этабын төзүне төгәлләргә кирәк. Юлның бу өлеше түләүле булачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында шулай дип белдерде.

Ул Казаннан ике чыгу юлын: Горький шоссесын һәм Вознесение трактын берьюлы төзү буенча зур эшләр алып барылуын билгеләп үтте.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Горький шоссесын төзүгә җитдирәк көчләр кирәк булачагын басым ясап әйтте. “Мөмкинлекләрне карарбыз”, – дип йомгак ясады Татарстан Рәисе.

Узган елда Вознесение трактының беренче өлеше – Гвардейская урамыннан Җиңү проспектына кадәрге юл файдалануга тапшырылды. Аның озынлыгы – 3,8 чакрым. Юлның икенче этабын –“М-7” трассасына кадәрге өлешен быел файдалануга тапшыру планлаштырыла.


Фикер өстәү