Башлангыч исәпләүләргә караганда, быел Татарстанда игенчелек өчен 79 миллиард сум чамасы кирәк булачак. Шуның 38,8 миллиарды – язгы кыр эшләренә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта белдергән.
Министр әйтүенчә, узган елда үсемчелеккә 76 миллиард сум тотылган булган.
Быел язгы кыр эшләренә килгәндә, ашламага – 12,5 миллиард сум, орлыкларга – 7,4 миллиард, үсемлекләрне корткычлардан саклауга – 5,8 миллиард, ягулык-майлау материаллары һәм запас частьләргә – 4,9 миллиард сум тоту планлаштырыла. Калган чыгымнар (игенчеләргә хезмәт хакын, иминиятләштерү түләүләрен кертеп) 8,2 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Марат Җаббаров әйтүенчә, узган елда язгы кыр эшләренә 37,3 миллиард сум тотылган булган