Татар киносы урамга чыга: кайда карап булчак?

Без еш кына, булган татар фильмнарын табып булмый, дип зарланырга яратабыз. Әйтик, «ТатарКино» фондында 14 меңгә якын кинокартина исәпләнә. Шуның ничәсен караганыбыз бар икән? Ләкин 15 майдан һәр чәршәмбе саен архивларда саклана торган фильмнар, шул исәптән, казан кинохроникасы белән танышып булачак.

«Булат Батыр»дан (1927) алып «Остазбикә»гә (2019) кадәр. 15 майдан 30 августка кадәр узачак республика архив кино фестивале программасына 50ләп кинокартина кергән. Фестиваль кысасында фильмнар ачык һавада күрсәтеләчәк. Әйтик, Казан халкын һәм кунакларын В.Аксенов исемендәге скверда көтәләр. Татарстан буенча ул район үзәкләрендәге парк һәм скверларда узачак. Фестиваль турында «ТатарКино» оешмасында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

– Билгеле булганча, быел Татарстан кинематографына 100 ел тулды. Без әлеге зур юбилейны ел дәвамында менә шундый зур чаралар белән билгеләп үтәргә булдык, – дип сөйләде «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова. – Фестиваль кысасында Татарстанда төшерелгән документаль, нәфис, кыска метражлы фильмнар, шулай ук кинохроника күрсәтеләчәк. Көз көне шушы ук фестивальне Татарстан кинотеатрларында тулы метражлы нәфис фильмнар күрсәтеп дәвам итәргә җыенабыз.

Әүвәлге фильмнарны карарга килүчеләр аларның иҗат төркемнәре белән дә аралаша алачак. Кемнәр исән, кемнәр юк, дигәндәй, Татарстан киносы тарихында эз калдырган күпләрне телгә генә алырга туры киләчәк. Фестиваль кысасында алты фильмы күрсәтеләчәк режиссер, кинодраматург Салават Юзеев исә үткәннәргә кире кайту иҗатчылар өчен дә файдалы дип саный.

– Әйтик, минем программага кергән фильмнарның төрлесе төрле елларда төшерелгән. Ул чакта нәрсә уйлаганбыз, дөньяга нинди күзлектән караганбыз – менә шуны күрә алырбыз дип уйлыйм. Безнең заманча караш белән ул вакытка «күз ташлау» кызыклы бит. Архивларда саклана торган фильмнарны карагач, дөньяның һәм аңа карашның ни дәрәҗәдә үзгәргәненә инаначаксыз. Миңа калса, бу күпләр өчен бик файдалы булачак, – диде ул.

 

Фестивальдә күрсәтеләчәк фильмнарны атна саен берәр темага берләштергәннәр. Әйтик, 12 июньдә Әлфия Авзалованы искә алу киче булачак. Ул көнне «Моң патшабикәсе» (2009, реж. Рабит Батулла, Әнвәр Габдрахманов) документаль фильмы күрсәтеләчәк. 10 июльне – Татарстан композиторларына, 14 августны татар театры тарихына багышлаганнар.

– Без шәхесләр турындагы фильмнарга аерым игътибар бирергә тырыштык. Ни кызганыч, әйтик, Салих Сәйдәшев турында фильмнар юк дәрәҗәсендә. Фәнис Яруллин, Аяз Гыйләҗев, Хәсән Туфан турында да берәр генә кыска метражлы фильм бар. Безгә хәзер исән булган шәхесләребезне төшереп каласы иде… – диде Миләүшә Айтуганова.

Фестиваль программасында нәфис фильмнарга караганда документаль фильмнар күбрәк. Анда «Татарстан» киножурналының да шактый чыгарылышлары кергән. Ягъни тарихны ничек бар, шулай күзаллап булачак.

 

Фикер

Илдар Ягъфәров, Россия Кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе:

– Документаль фильмнар, һичшиксез, өйрәнелергә тиеш. Мондый фестивальләрнең булуы яхшы. Кешеләр мондый фильмнарны күрергә тиеш, алар архивларда гына ятмасын. Без, фильм төшергәндә, аны архив кинофестивалендә күрсәтерләр дип төшермибез, үзебез өчен төшерәбез. Дөресен әйткәндә, без аның хәтта килеп чыгармы, юкмы икәнен дә бик уйлап бетермибез. Ләкин алар яши икән, без шат кына.

Алексей Барыкин, режиссер, продюсер:

Документаль фильмнарның кадере елдан-ел арта гына. Мин аны машина белән чагыштырыр идем. Әйтик, син яңа автомобиль алдың. Башта ул шәп, «текә» булып тоела. 20 елдан соң искерә, аңа утырасы да килми. Ләкин тагын 30 елдан ул бик кыйммәт тора торган «раритет»ка әверелә. Монда да шулай.


Фикер өстәү