Ковид йоктыручылар арасында 75 процентының антибиотикларны кирәкмәгәнгә эчкәннәр

2020-2023 елларда “COVID-19” белән хастаханәгә салынган сырхауларның күпчелеген кирәкмәс антибиотиклар белән дәвалаганнар. Бу хәл бөтен дөнья күләмендә бактерияләрнең даруларга бирешмәүчәнлеген арттырган. “Коммерсантъ”, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сайтындагы хәбәргә таянып, шулай дип язган.

Белгечләр 65 илдән 450 мең сырхау турындагы мәгълүматлар нигезендә, пандемия чорында дөньяда бактерияләргә каршы препаратларның чамасын белмичә кулланылганлыгы турында нәтиҗәгә килгән. Көнчыгыш Урта диңгез төбәге илләрендә (Кипр, Төркия, Израиль, Мисыр кебек илләр) һәм Африкада антибиотиклардан файдалану күрсәткече 83 процентка җиткән. Шул ук вакытта Көнбатыш-Тын океан төбәгендәге илләрдә (Россия, Канада, АКШ һ.б) әлеге күрсәткеч 33 процент тәшкил иткән.

Галимнәр мәгълүматларына караганда, ковид йоктыручыларның 8 процентында гына бактериаль инфекция табылган. Ләкин табиблар сырхауларның күпчелегенә, “на всякий случай” дип, кирәкмәгән антибиотиклар билгеләгән. Уртача дүрт сырхауның өчесен шулай дәвалаганнар. Бу исә бөтен дөнья күләмендә бактерияләрнең даруларга тотрыклылыгын арттырган.


Фикер өстәү