Быел авыл хуҗалыгында дүрт бәхетсезлек очрагы булган

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ел башыннан тармакта дүрт бәхетсезлек очрагы килеп чыгуын әйтте. Кызганычка, дүртенче очрак фаҗига белән тәмамланган. Билгеле булганча, бу хәл 4 майда чәчү эшләре вакытында була. Егет хастаханәгә китергәч вафат була. Һәлак булучы — Сарман районында яшәүче 19 яшьлек, аграр көллиятнең 3 курс студенты. Прокурор тикшерүе оештырылган. Күзәтчелек ведомствосы хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешенә бәя бирәчәк, чаралар күрәчәк.

Аңа кадәр республиканың төрле районнарында тагын өч авыр очрак теркәлгән булган. Бозаулату бүлегендә егылган сыер савучы кулын авырттырган. Бу хәл Яшел Үзән районының “Красный Восток – Агро” хуҗалыгында килеп чыккан. Актаныш районының “Әнәк” агрофирмасында бер эшче ашлама бушатканда автомобиль кузовыннан егылып төшә. Тукай районының “Челны бройлер” җәмгыятендә йөк төягеч машина артка чигенгәндә, зыян күрүче тәгәрмәч астында калып, аягын авырттыра.

– Үзебезнең җыелышларда, киңәшмәләрдә моңа аеруча зур игътибар бирәбез. Эшчеләргә инструктаж үткәрелергә, механизаторлар медицина тикшерүе узып кына руль артына утырырга һәм, әлбәттә, хезмәт дисциплинасы сакланырга тиеш, – диде Марат Җәббаров.


Фикер өстәү