Татарстанның Әлмәт районында 19 яшьлек эшче һәлак булган, аны чәчкеч «йоткан»
Фаҗига 4 майда чәчү эшләре вакытында була. Егет хастаханәгә китергәч вафат була.
Һәлак булучы — Сарман районында яшәүче 19 яшьлек, аграр көллиятнең 3 курс студенты.
Прокурор тикшерүе оештырылган. Күзәтчелек ведомствосы хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешенә бәя бирәчәк, чаралар күрәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat