Май аенда пенсиядән 4689 сум тотып калырга мөмкиннәр

Пенсионерларны пенсия акчасын тотып калуга кагылышлы мөһим үзгәреш турында кисәткәннәр. Инде май аенда ук кайберәүләрнең пенсиясе кимрәк булырга мөмкин. Закондагы үзгәрешләргә бәйле бу, дип яза PRIMPRESS.

Пенсияләр буенча белгеч Анастасия Киреева сөйләп үткәнчә, биредә сүз суд приставларының пенсиядән бурычның бер өлешен түләтә алуы турында бара. Быел яшәү минимумы күләме үзгәрде. Пенсия акчасыннан күпме бурычны тотып калу шуңа бәйле.

“Законга әле күптән түгел генә кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, пенсиянең яшәү минимумы күләмендәге суммасына кагылмаска тиешләр. Әмма моның өчен бурычлы кешегә минималь керемне саклап калу турында гариза тапшырырга кирәк. Бу очракта өлкән яшьтәге кешенең счетындагы билгеле бер күләмдәге акчага беркайчан да тимәячәкләр”, — дип аңлатып үткән Киреева.

Бурычны түләткәндә белгечләр федераль дәрәҗәдәге яшәү минимумы күләмен нигез итеп алачак. Хәзер ул 16 844 сум тәшкил итә. Димәк, пенсионер счетында калган акча моннан ким булмаска тиеш. Әмма төбәктә яшәү минимумы югарырак икән, федераль күрсәткечтән түгел, бәлки шул төбәк күрсәткеченнән чыгып исәпләячәкләр.

Мәсәлән, Ямал-Ненен автономияле округында өлкәннәр өчен минималь керем күләме 18 714 сум тәшкил итә. Быел пенсиянең уртача күләме 23 400 сумга җитүеннән чыгып, чама белән 4 686 сумлык бурычны түләтергә мөмкиннәр.


Фикер өстәү