Быел беренчеләрдән булып чәчүгә Яңа Чишмә, Чистай, Чүпрәле, Түбән Кама һәм Аксубай районнары керешкән. Хәзерге вакытта инде барлык районнарда да эшләр тулы куаткә бара. 6 майга булган мәгълүматлар буенча, 684,2 мең гектарда язгы культуралар чәчелгән. Бу – планның 38 проценты дигән сүз. Быел чәчүлек мәйданнары, узган елгы шикелле үк, 2,7 млн гектарны тәшкил итәчәк.
Инде чәчү эшләрен төгәлләгән хуҗалыклар да бар. Болар: Мөслим районының “Исламов” хуҗалыгы, Буа районының “Алан” һәм “Агронур” җәмгыятьләре. Моннан тыш, республиканың биш хуҗалыгында эшләр 80 процентка төгәлләнгән.