Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бушлай авиа һәм тимер юл билетлары тәкъдим ителә

Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының поездга һәм самолетка бушлай билет алу мөмкинлеге бар. Бу хакта Россия Транспорт министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Авиакомпанияләр ветераннарга һәм аларны озатып йөрүче туганнарына 12 майга кадәр аэропортларда бушлай очыш һәм премиаль хезмәт күрсәтү вәгъдә итә. Ташлама түбәндәге категориядәге гражданнар өчен Россия эчендәге маршрутларга кагыла:

— Бөек Ватан сугышы ветераннары;

— 1941-1945 елларда туган кешеләр;

— Бөек Ватан сугышы вакытында инвалидлык алган кешеләр һәм аларга тиңләштерелгән кешеләр.

Россия тимер юллары да Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына ташлама бирә. Алар бер озатучы белән ерак арага йөри торган поездларда «Люкс» классы, йоклау урыны, купе һәм утыра торган урыннары булган вагоннарда бушлай сәфәр кыла ала.

«Юлда бушлай йөрү хокукы бирә торган документлар билет кассасында рәсмиләштерелә, шәхесне ачыклый һәм ташламаларга хокукны раслый торган документларны күрсәтергә кирәк», диелә хәбәрдә.

Чит ил кешеләре бу очракта элеккеге СССР органнары тарафыннан 1992 елның 1 гыйнварына булган форма белән бирелгән таныклыкны күрсәтергә тиеш.

 


Фикер өстәү