Россия буенча бушлай сәяхәтләр картасын гамәлгә кертергә тәкъдим иткәннәр

Карта белән экскурсияләргә, круиз һәм турларга, поездга, автобус яки самолетка “эконом- класс” билетлары өчен түләргә мөмкин булачак.

Депутат Борис Чернышев Россия Икътисадый үсеш министрлыгына “Прекрасная Россия” картасын гамәлгә кертергә тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, карта ярдәмендә 18дән 22 яшькә кадәрге егет-кызларны ил буенча турлар белән бушлай тәэмин итәргә булыр иде. Бу хакта ТАСС яза.

Чернышев сүзләренә караганда, мондый чара яшьләргә, кеременә бәйсез рәвештә, илне: аның территориясен, архитектура, тарихы һәм халыкларын яхшырак белү мөмкинлеге бирәчәк. Ул моның сәнгать өлкәсендә “Пушкин” картасына охшаш чара булачагын билгеләп үткән.

Тәкъдим нигезендә, карта белән экскурсияләргә программа партнерларына керүчеләрнең круизлары һәм турларына, поездга, автобус яки самолетка “эконом-класс” билетлары өчен, туристлык базалары, кунакханәләр, хостеллар өчен түләргә мөмкин булачак. Еллык дәүләт ярдәме күләме бер кешегә якынча 30 мең тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта парламентчы файдаланылмаган акчаны киләсе елга калдырырга тәкъдим итә. Аның әйтүенчә, кыйммәтле юлламага акча җыю мөмкинлеге бирәчәк бу.


Фикер өстәү