Балтачның яшь футболчылары Россия күләмендә җиңү яулаган

Самарада үткән «Шәһәрләр алышы» («Битва городов») Бөтенрәсәй турнирында барлыгы 110 команда катнаша.

Мондый масштабтагы бәйгедә беренче чыгыш ясаулары булса да, Балтачның яшь футболчылары сынатмый: 2016 елгы яшүсмерләр командасы җиңү яулый, ике команда — өченче, бер команда дүртенче урынны ала.

Күптән түгел Балтачта заманча футбол кыры ачылуын истә тотсаң, уңышлар әле башлана гына дип өметләнергә нигез бар. «Мондый тренерларыбыз булганда»… — дип, балтачлылар үзләре дә яңа җиңүләргә ышана.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү