Тупыл мамык койган чак… Күпләр бу чорда аллергиядән интегә. Күзләр кызара, йөткертә, төчкертә башлый… Тупыл мамыгыннан ничек сакланырга?
- Тупыл мамык койган чорда гүзәл затларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу көннәрдә йөзгә тональ крем cөртүдән тыелып тору хәерле. Болай эшләгәндә тупыл мамыгы биткә ябышмаячак.
- Кояш күзлеге күзләрне кояш нурларыннан гына түгел, тупыл мамыгыннан да саклый.
- Тупыл мамык койган чорда күзләргә линза кимәсәң яхшырак. Ник дигәндә, линза астына мамык эләксә, аны тиз генә чыгарам димә. Куллар аша күзгә пычрак та эләгергә мөмкин.
- Урамнан кергәч, бит, борын, күзләрне яхшылап юарга онытмагыз.
- Көндезге сәгать 11дән кичке сәгать алтыга кадәр тупыл мамыгы аеруча нык оча. Көн җылына барган саен өскәрәк күтәрелә бара ул. Шуңа күрә аллергиядән интеккән кешеләргә бу сәгатьләрдә урамда йөрмәү хәерле.