Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров: «Суыкларның уҗымнарга зыяны юк»

Бу көннәрдәге суыклар планнарны берникадәр үзгәртергә мөмкин, ләкин артык хафаланыр өчен сәбәп юк. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистлар белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.

– Инде кайбер районнарда арпа, рапс, күпьеллык үләннәр һәм башка культуралар тишелеп килә иде. Матур тишемнәргә суыклар берникадәр тәэсир итте, башлары бераз саргаеп китте. Уҗымнарга зыяны юк, киресенчә, файдага гына. Бәлки язгы культураларга да начар тәэсире булмас, дип өметләнәбез. Булса да, бик аз булачак. Суык бигрәк тә Минзәлә, Актаныш районнарына, төньяк районнарга Әлегә күзәтәбез, төгәл мәгълүматлар атна ахырында булачак, – диде министр.


Фикер өстәү