Ислам диненә бәйле 10 сорагуа ҖАВАП

«Фәрештәләр, гыйлем алучы кешегә кылган гамәленә ризалык белдереп, канатларын җәяләр», – диелә хәдистә. Белмәгәнне белергә омтылу хас кешегә. Тормыш иткәндә еш кына теге яки бу сорауга җавап эзләп, дингә мөрәҗәгать итеп, белем эстибез.

Бу юлы укучыларыбызны борчыган сорауларга Саба районының Сатыш авылы имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов җавап бирде.

 

Кабер янына килгәч, нинди дога уку хәерле?

Фәльянур Арсланова

– Кабер янына килгәч, «Мүлк», «Ясин», «Фатыйха», «Ихлас», «Әл-Кәфирун» сүрәләрен укып, дога кылырга мөмкин. Доганы үз телебездә кылабыз. Йә булмаса Ибраһим (г.с.) догасын укырга була: «Әй Раббыбыз! Хисап соралачак кыямәт көнендә мине, ата-анамны һәм бөтен мөэминнәрне гафу әйлә».

Тәүбә истигъфар итү дигәнне ничек аңларга?

Флера Таҗетдинова

– Гөнаһ кылгач, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорау, ярлыкау үтенү дигән сүз бу. Әмма тәүбәнең ике шарты бар. Беренчесе: тәүбә итү чын күңелдән булырга тиеш. Икенчесе: шушы гөнаһка кире әйләнеп кайтмау. Бу – Аллаһы Тәгалә белән бәндә арасындагы шартлар. Әгәр дә кешегә бәйле икән, әйтик, гайбәт сөйләдең, башка берәүнең хакларын боздың икән, шартлар өчәү. Беренчесе: Аллаһы Тәгаләдән чын күңелдән, үкенеп гафу сорау. Икенчесе: бу гөнаһка яңадан әйләнеп кайтмау. Өченчесе: теге кешедән дә гафу сорау.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Бөтен адәм балалары да ялгыша, иң хәерлеләре – тәүбә итүчеләр». Һәр кеше, йоклар алдыннан булса да, тәүбә итәргә тиеш. Бу безнең ризыкны арттыра, калебне чистарта, гомерне озынайта. Белеп һәм белми гөнаһларыбыз бар. Тәүбә истигъфарны көн дә үтәсәк яхшы. Аннан соң тиешле намаз укысак, тагын да әйбәт.

 

Бала тугач, корбанны кайчан чалырга, кайчан бәби чәе уздырырга?

Зәринә Зиннәтуллина

– Бу сөннәт корбан санала. Икенче төрле Гакыйка корбаны дип атала. Бу – саваплы эш. Ир балага – ике, кыз балага бер сарык чалына. Ул Корбан гаете көннәрендә чалынырга тиеш түгел. Бала дөньяга килгәч, 7, 14, 21 нче көннәрдә корбан чалырга мөмкин. Бу вакытта ук мөмкинлек юк икән, корбан чалу эшен бала балигълыкка җиткәнче башкарырга рөхсәт ителә.

 

Кеше аңлы рәвештә бик күп тапкыр зина кылса, аның Аллаһтан гафу сорарга хакы бармы?

Исемем редакция өчен генә

– Аллаһы Тәгалә: «Зинага якын да килмәгез!» – ди. Ягъни зинага якын китерә торган гамәлләр кылмаска кирәк. Әйтик, никахсыз ир белән хатынның кулга-кул тотынуы, бер бүлмәдә калуы һәм башкалар. Әмма мондый гөнаһ кылган кешенең Аллаһы Тәгаләдән гафу сорарга мөмкинлеге бар. Аллаһы Тәгалә бөтен гөнаһны, хатаны ярлыкый. Гафу сорарга барыбыз да хаклы. Әмма инде бу кешегә иң элек зина кылуын да туктатырга кирәк.

 

Ни өчен сул кул белән ашарга ярамый?

 Ренат Г.

– Сул кул белән шайтан ашый. Шуңа да, кем дә кем сул кул белән ашаса, ул – шайтанны ашатучыдыр. Без уң кул белән ашарга тиеш.

 

Якын кешем мине туена чакыра. Анда хәрам әйберләр дә булачак икән. Ул үпкәләмәсен дип, мин бу чакыруны кабул итә аламмы?

Зөлфирә Җ.

– Хәрам эчемлек, ризык булган мәҗлесләргә бару – мөселман өчен тыелган гамәл. Кайсы очракта рөхсәт ителә? Хәрам ризык, эчемлекләр булган өстәлдә утырган очракта, аларны өстәлдән алып куюны сорап, табында аны кулланмасалар, барырга мөмкин. Гадәттә, болай эшләмиләр инде. Димәк, мәҗлескә чакырган кешене алданрак котларга мөмкин. Намазлы, түбәтәйле, яулыклы кешеләр мондый мәҗлесләрдә катнашса, алар начар үрнәк күрсәтә дигән сүз. Оештыручыларга хәрам ризык, эчемлек белән узган мәҗлеснең бәрәкәтсез булуын ипле генә итеп аңлату да хәерле булыр. Аллаһы Тәгалә: «Начарлыкны туктаткан кешегә әҗер-савап булыр», – ди.

 

Телефон, компьютер һәм башка төрле җайланмаларның экранына Аллаһ исемен кую рөхсәт ителәме?

 Әмир

– Аллаһы Тәгаләне искә төшерү өчен тора икән, куркынычы юк. Әмма Аллаһ исемен телефонга ябыштырып куеп, аның белән, әйтик, бәдрәф, мунча ише җирләргә керсәк, бу дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә исеменнән кала да гаджетлар өчен матур рәсемнәр күп бит. Аллаһ исеме, шәмаилләр чиста җирдә торырга тиеш.

 

Мөслимәләргә матурлык салоннарына йөрергә ярыймы?

Гүзәл

– Дин хөкемнәрен бозмый, гөнаһ гамәлләр кылынмый икән, бу очракта рөхсәт ителә.

 

Эчеп үлгән, үз-үзенә кул салган кешеләргә, күмгән вакытта дога кылынмый, дип ишеткәнем бар. Бу дөресме?

 Исемемне күрсәтмәскә

– Бу кешеләр олы гөнаһ кылган булып санала. Әмма аларны гафу итү-итмәү – Аллаһы Тәгалә эше. Шуңа да без бу кешеләр өчен дога кылып, хәерлесен сорый алабыз. Әмма мондый үлемне берничек тә хуплый алмыйбыз.

 

Мин шаярырга яратам, мине җор телле диләр. Ислам дине мәзәк сөйләү, юморга карата нинди карашта икән?

Әсхәт

– Пәйгамбәребез (с.г.в): «Шаярып та ялганламагыз», – дигән. Әгәр дә дөреслекне әйтеп көлдерәбез икән, гөнаһ булмас. Пәйгамбәребез (с.г.в) да дөресен әйтеп шаяра торган булган. Ләкин кемнедер мыскыллап, кешене түбәнсетеп, гайбәт тарату максаты белән, нидер уйлап чыгарып көлдерүләр ислам динендә тыела.

 


Фикер өстәү