Рөстәм Миңнеханов патент системасы турындагы законга эшмәкәрләр өчен ташламалар кертергә тәкъдим иткән

Патент системасы турында Федераль законда эшчәнлекнең билгеле бер төрләре өчен ташламалар күздә тотылырга тиеш. Моның өчен законга төзәтмәләр кертергә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Президент каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуында шундый фикер җиткергән.

“Бу законны кабул иткәндә, кайбер нәрсәләрне исәпкә алып булмады. Безнең бурыч әлеге системадан файдаланучы категорияләр өчен шартларны начарайтмау иде. Мин аны өч елга саклап калырга тырыштым, әмма без хуплау тапмадык. Шуңа күрә салымны кемнәргәдер арттырган булсак, хәзер эшчәнлекнең бу төрләрен яңадан карарга кирәк”, – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, иң элек физкультура-савыктыру хезмәтләрен күрсәтүче эшмәкәрләргә салым үзгәрешләре кагылырга тиеш, чөнки Татарстан Хөкүмәте эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе – кешеләрнең сәламәт тормыш рәвешенә этәргеч бирү.

Хәзер Татарстан Икътисад министрлыгы Финанс министрлыгы, Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Федераль салым хезмәте идарәсе һәм депутатлар белән берлектә патент салымы турында законга үзгәрешләр кертә торган закон проектын эшләгән.

 


Фикер өстәү