QR-код куллануга бәйле үзгәрешләр кертелде

Коронавируска каршы вакцинаның беренче компонентын ясаткан кешеләргә дә җәмәгать транспортында йөрергә рөхсәт ителде. Татарстан хакимияте республикада QR-код куллануга бәйле үзгәрешләр кертте.

Билгеле булганча, 22 ноябрьдән Татарстандагы җәмәгать транспортында йөрү бары тик вакцина ясату, соңгы ярты елда коронавирус белән авыру турында белешмәсе һәм “медотвод”ы булганнарга гына рөхсәт ителә иде. Транспорт чарасында андыйларның QR-кодын тикшерәләр.

Яңа кагыйдәләр буенча, 26 ноябрьдән җәмәгать транспортында:

– ике компонентлы вакцинаның беренчесен яисә бер компонентлы вакцина ясаткан кешеләргә (QR-кодның гамәлдә булу вакыты – 24 көн);

– коронавирустан вакцина ясаткан хәрбиләргә рөхсәт ителә.


Фикер өстәү