Коронавирусның кайчан бетәчәген әйттеләр

Коронавирус пандемиясе бөтен планетада күмәк иммунитет җитәрлек дәрәҗәгә җиткәч кенә бетәчәк. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында Россиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйнович белдерде.

«Җәмгыятьтә иммунитетның җитәрлек дәрәҗәсенә ирешелгәндә, ул вируска < … > таралу мөмкинлеге бирмәячәк», — дип искәртте Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле.

Шул ук вакытта Вуйнович моның җитәрлек күләмдәге кешеләрнең «кыска вакыт аралыгында» коронавируска иммунитеты булырга тиеш дигән сүз» икәнлеген әйтте.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Россиядә коронавирус вазгыятенең бик катлаулы булуын әйткән иде. Ул россиялеләрне коронавирустан прививка ясарга өндәде, саклануның иң яхшы ысулы вакцинация икәнлеген әйтте.


Фикер өстәү