Республика Президенты район башлыкларына чикләүләр режимын йомшарту шартларында халыкның иминлеген тәэмин итү бурычын куйды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыклары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Утырышта республика оператив штабы җитәкчесенең Татарстан Республикасында коронавирус таралуны булдырмау чаралары турында ТР Хөкүмәте Карарын гамәлгә ашыру турындагы доклады тыңланды. 

Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә республика предприятиеләренең 90% тан артыгы теге яки бу дәрәҗәдә эшли, дип белдерде. Аларның санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кешеләр иминлеген дөрес оештырганда эшне яңадан башларга мөмкин. Президент бу эшнең 6 майда икътисадны торгызу өлешендә Россия Президенты Владимир Путин уздырган киңәшмәдә яңгыраган бурычлар кысаларында алып барылуына игътибар итте.

Шулай ук, Президент маскалы режимны саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. Күп кеше җыелган урыннарда: кибетләр, җәмәгать транспортында маска һәм перчаткалар киеп йөрү мәҗбүри». Үзеңне генә түгел, тирә — юньдәге кешеләрне дә сакларга кирәк», — дип игътибарны юнәлтте Президент.

«Үзизоляция режимы бетерелми. Без, икътисад өлкәсе тукталып калмасын өчен, яңа алымнар кертәбез.
Бүгенге шартларда бу шактый революцион чара. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кешеләр кирәкле санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә өйрәнде: кулларны ешрак юарга, шәхси саклану чараларыннан файдаланырга, социаль дистанцияне үтәргә. Без алга таба да ситуацияне җентекләп өйрәнәчәкбеә. Мин янәдән катгый чикләүләр кертүне теләмәс идем. Без халыкара тәҗрибәне дә, илебезнең башка субъектлары тәҗрибәсен дә күзәтәбез. Бүген барлык төбәкләр дә чикләүләрне бетерергә әзер түгел, киресенчә, катгыйландыруга баручылар да бар. Әмма без бу эшне системага салмасак, кешеләргә бик кыен булачагын күрәбез. Муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итәм: сезгә ышанып тапшырылган территорияләрдә иминлекне саклап калып, барлык предприятиеләребезнең нормаль эшен тәэмин итәргә кирәк. Предприятие ай ярым эшсез яши алмый, бигрәк тә кече предприятие. Мин ышанам, әгәр без бу мәсьәләләрне үтсәк, акрынлап башка тыюларны да бетерербез», — дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү