12 майдан Татарстанда үзизоляция режимына үзгәрешләр керә

Татарстанда 12 майдан башлап республика буенча хәрәкәт итү өчен пропусклар гамәлдән чыгарылачак. Шул ук вакытта республикада маскалы -перчаткалы  режимы кертелә.

«ТР Министрлар Кабинеты „Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында“яңа карар кабул итте. Карарның яңа редакциясендә 12 майдан республика буенча хәрәкәт итү өчен рөхсәт алу кирәк булмаячагы язылган.  Халыкка эш бирүченең белешмәсен рәсмиләштерергә яки өйдән чыгу өчен СМС-код алырга кирәкми.


Фикер өстәү