Мурашко прививка ясатмаска өндәүче медикларны җинаять җаваплылыгына тартырга тәкъдим иткән

Министр фикеренчә, медицина хезмәткәрләре вакцинация мәсьәләсендә кемгә караганда да алдынгырак карашта булырга тиеш.

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко кешеләрне коронавирустан вакцина ясатмаска өндәүче табибларны җинаять җаваплылыгына тартырга кирәклеге турында белдергән, дип яза “Интерфакс”. “Берничә юлы бар, шул исәптән куркынычны үзләре үк тудыручыларга карата Җинаять кодексында статьялар да каралган. Бүген пәйгәмбәр булып кыланырга кирәми, нәкъ менә прививкага каршы чыгучы медицина хезмәткәрләренең чирләүләрен күреп торабыз бит”, – дигән министр Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты утырышында.

Мурашко билгеләп үткәнчә, медицина хезмәткәрләре вакцинация мәсьәләсендә кемгә караганда да алдынгырак карашта булырга, катгый позициядә торырга тиеш. Ул шулай ук Сингапур хакимиятенең коронавируска каршы вакцина ясатмаучыларга бушлай медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту турында карарга килүен искә төшергән.

Бүген теге яки бу кеше нәрсәдәндер шикләнеп, нәрсәнедер аңламаган тәкъдирдә дә медицина хезмәткәрләре моны аңлатырга тиеш”, – дип йомгак ясаган министр.


Фикер өстәү