Камал театрында премьера: «Сагынырсызмы?» тамашачыга эчпошыргыч тоелмасмы?

Төрледән-төрле язмышлар кисешкән, иң ихлас күз яшьләрен дә, иң кайгылы йөзләрне дә, хушлашу, кавышуларны да күргән урын ул вокзал. Камал театры исә аннан тынгы таба алмаган җаннар җыелган җиргә әверелдерде, әйтелмәгән сүзләрне әйтер, башкарылмаган гамәлләрне үтәр, күңел тулы үкенечләрне барлар, баеп барган кояшны күзәтер өчен урын ясады. Фәрит Бикчәнтәев драматург Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?» әсәрен сәхнәләштерде.

«Сагынырсызмы?» – «Яңа татар пьесасы» җиңүчесе, пьесаны традиция буенча режиссер Марсель Сәлимҗанов туган көнендә тәкъдим иттеләр. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, остазның туган көненә яңа спектакль бүләк итүдән дә яхшырак нәрсә юк.

– Марсель Сәлимҗанов туган көнендә яңа спектакль туа. Безнең өчен дә дулкынландыргыч мизгелләр бу. Әсәрне жюри әгъзалары югары бәяләде, тема, форманы үзенчәлекле дип тапты, – диде ул.

Спектакльнең идеясе әллә ни яңа түгел кебек үзе. Тик моңа карап кына ул әһәмиятен һәм актуальлеген югалтмый, ә, бәлки, иң мөһим нәрсәләр турында кабат искәртеп үтә генәдер. Хәер, ул инде 2019 елда ук сәхнәгә менәсе иде. Тик коронавирус театр өлкәсенә дә тәэсир итми калмады, шул рәвешле әсәрнең яңгырашы башка төсмер алды: хәзерге вазгыять кешегә бирелгән гомернең никадәр кыска һәм ул мизгел эчендә өзелергә мөмкин икәненә төшендерде. «Иртәгә эшләрмен», «иртәгә әйтермен», «аннары кайтырмын», «соңрак очрашырмын» – әнә шушы «аннары»лардан җыелган үкенечләр, кеше өчен бирелгән иң зур бүләк – гомерне тиешенчә файдалана белмәү, юк-барга әрәм итү, хәзерге мизгелнең матурлыгын күрмәү һәм аңламау турында спектакль. Ул «иртәгә» дигән таң кем өчендер атмаска да мөмкин бит. Спектакльдәге геройларга атмаган кебек… Тагын әле әсәр кылган гамәлләрең өчен вөҗдан газабыннан, намус хөкеменнән качып котылып булмаганы турында, җаваплылык турында да искә төшерә.

 Драматург Артур Шәйдуллин Камал театры труппасы сәхнәләштергән әсәрдән канәгать калуын белдерде.

– Канәгать тә, бәхетле дә мин. Режиссер пьесадагы бөтен персонажларны, сорауларны, темаларны нечкә итеп тоеп, ассызыклап күрсәтә алды, – диде ул. – Спектакльдә динамика булсын һәм кайбер эпизодлар һавада эленеп кенә калмасын, таркаулык булмасын өчен, билгеле бер урыннарны кыскартырга туры килде. Тамашачы үзенә кирәген үз яссылыгында күргән, әсәрне аңлаган дип ышанасы килә. Пьесадагы сораулар четерекле иде.

Драматург әйтүенчә, һәрбер персонаж символик мәгънә йөртә. Бер төркем яшьләр геройларын алыйк. «Яшьләр вакыт бар дип түгел, әйтәсен әйтсен, кичектереп килгән эшләрен эшлисен эшләп өлгерсен иде», – ди Артур Шәйдуллин.

Сценарийлар авторы, журналист, театр һәм кино белгече Айсылу Хафизова, әлеге спектакльдә текст күп, әмма драматургия аз, дип әйтте. Сөйләвен сөйлиләр, тик тамаша күренми.

– Урыны-урыны белән күңелгә тия. Кайбер вакытта көләсең дә. Уйланырга мәҗбүр итә. Тик, кайбер баналь тоелган өлешләрне алып атып, актерларны сүзсез торган вакытта да эшләргә өйрәтсәң, тагын да шәбрәк булыр иде. Һәм тагын шунысы бар: уңай һәм тирән хатын-кыз образлары юк бит. Тамаша вербатим (реаль монологлардан яисә диалоглардан гына торган театр тамашасы. – Ред.) форматыннан китеп бетмәгән төсле. Минем өчен шәхсән текст күп, драматургия аз кебек тоелды. Дөресрәге, бар ул, әмма ул сүздә генә, кадр артында кала. Өстән-өстән генә сәясәт, халык, кешелеклелек турында әйтеп узалар. Бәлки, пьесада төп сорауга җавап җитеп бетмәгәндер: бу вокзалга җыелган җаннар нәрсә аңларга тиеш иде соң? Бергәләп, нәкъ шушы урында, нәкъ менә шушы кешеләр нишли ала иделәр? – диде ул.

Айсылу Хафизова әйтүенчә, халыкка тамаша кирәк иде. «Сагынырсызмы?» әнә шул тамаша юклыгы белән, бәлки, кемгәдер эчпошыргыч тоелырга мөмкин. «Спектакльнең темасы һәркемгә аңлаешлы, дөресен генә әйткәндә, аны барысы да аңлый. Монда эш бит аның бертөрле баруында. Халыкка тамаша, ягъни спектакль эчендә визуаль аттракционнар кирәк иде. Өстәлгә, яңакка сугулар булды, әйе, әмма бу гына җитмәде. Кеше нәрсәгә карарга белмәде, шуңа да игътибарын читкә юнәлтте», – дип уртаклашты ул.

«Сагынырсызмы?» спектаклен 2, 25 декабрь һәм 6 гыйнвар көннәрендә Камал театрының Зур сәхнәсендә кабат карарга мөмкин булачак.

«Сагынырсызмы?»

«Кеше, көнкүреш ыгы-зыгысында, җиһанда булган бихисап матурлыкны күрә алу сәләтен югалта башлады. Ә вакыты калмагач, күзләрен бар көченә ачып, сокланып калырга ашыга»

«Безнең замана парадоксы: ярты гомерен төрмәдә үткәргәннән соң, өйгә кайтучы егеттә, икенче срокка менеп азапланган депутатка караганда тәрбия күбрәк»

«Кеше кайсы юллардан гына йөрмәсен, берзаман соңгы юлына килеп чыга. Ул юлдан киткәч, нинди җырлары калыр дип борчыла»

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү