Магнит давылларын һәм һава торышының кинәт алышынуын ничек җиңелрәк кичерергә?

Ноябрь аенда магнит давыллары бик нык һөҗүм итә.

Магнит давылының сәламәтлеккә тәэсирен киметү өчен кан әйләнешен “кызулатырга” – иртән җиңелчә генә гимнастика ясарга, контраст душта коенырга, муеннан алып, бөтен тәнгә массаж ясарга – каты кыллы щетка белән ышкынырга кирәк.

Бу чорда, бетеренмичә, ял итә-итә генә эшләү, тәүлегенә кимендә 8 сәгать йоклау киңәш ителә. Саф һавада күбрәк йөрү, бүлмәне ешрак җилләтү файдалы. Инде килеп, суны күбрәк эчү, майлы, кызган ризыклардан баш тарту, җиләк-җимешкә өстенлек бирү бик әйбәт булачак.
Магнит давылын һәм һава торышының кишәт кенә алышынуын авыр кичерүчеләргә табибка күренү зыян итмәячәк: чир билгесе булырга мөмкин бу чөнки.


Фикер өстәү