11 февраль тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Кызыл флот

103 ел элек (1918) Халык Комиссарлары Советы Эшче-крестьяннарның Кызыл флотын оештыру турында декрет чыгарды. Кронштадтагы сугышка яраклы корабльләрдән флот отряды төзелә, калган суднолар резервка кертелә. Гражданнар сугышы вакытында 2 мең судноны үз эченә алган 30 диңгез, елга һәм күл флотилиясе оештырыла. Кызыл флот 1930 елда бөтенләйгә төзелеп бетә. Аның составына диңгез авиациясе, яр буе оборонасы, һава һөҗүменә каршы оборона частьлары керә.

 

Су асты көймәсе

301 ел эле (1720) Адмиралтейство коллегиясе Россиядә беренче су асты көймәсе төзергә карар кабул итә. Аннан ике ел элек судноларны төзү һәм ремонтлаучы казна предприятиесендә эшләүче Ефим Никонов ПетрI гә үтенеч хаты яза. Анда улсу астында йөзеп, дошманның теләсә нинди корабльләрен юкка чыгара алучы “яшерен судно” турындагы идеяләрен ачып сала. ПетрI аны үз янына чакырып ала да төзелешне башлап җибәрергә куша. Беренче су асты көймәсенең кечерәйтелгән моделе бер елдан әзер дә була. Ул тактадан, бакыр кисәкләреннән һәм күннән җыела һәм ишкәк белән идарә ителүче мичкәгә охшаган була. Сынау ПетрI катнашында үтә. Патша канәгать кала һәм көймәнең зуррагын төзергә боерык бирә. 1724 елның көзендә су асты көймәсе әзер була. Әмма сынау вакытында ул фаҗигагә юлыга: су төбенә төшкәч, борты җимерелә һәм бата. Никонов белән дүрт ишкәкче исән кала. Тик аннан соңгы талпынышлар да уңай нәтиҗә бирми. Петр I нең вафатыннан соң Никоновны дәүләт акчасын туздыруда гаеплиләр һәм Әстерхан пароходчылыгына җибәрәләр.

Тәмәке

324 ел элек (1697) ПетрI тәмәке сатарга рөхсәт бирелгән указ чыгара. Тәмәке Россиягә XVI гасырның икенче яртыеллыгында кертелә. Әмма ул бик кыйммәт була. Күпләр аңа бәйләнеп китеп, кабалага төшәләр. Чит илгә киткән акчаның күләме искиткеч зур була. Шул сәбәпле, Россиядә тәмәкене куллану, сату, хәтта өйдә саклау да тыела. Соңрак кабаклар каршындагы кибетләрдә генә сатарга рөхсәт ителә. 11 елдан соң Петербург һәм Ахтырка шәһәрләрендә тәмәке фабрикасы эшли башлый.

 

Кемнең дәүләте юк?

30 ел элек (1991) Гаагада вәкиллекләре булмаган милләтләр һәм халыклар оешмасы төзелә. Бу оешма әгъзалары дәүләте булмаган, я бәхәсле территориядә яшәгән

халыкларның, милләтләрнең мәнфәгатьләрен яклау өчен көрәш алып бара. Бүген анда 40 танылмаган дәүләт әгъза булып тора. Бу исемлектә Тибет, Абхазия, Иран Көрдстаны бар.

 

Ватикан

92 ел элек (1929) Ватикан мөстәкыйль дәүләт статусын ала. Аның мәйданы 0,44 кв километр (дөньяда иң кечкенә дәүләт). Барлыгы 800 кеше яши.

 

Беренче пароход

212 ел элек(1809) Америка инженеры Роберт Фултон беренче пароход уйлап таба. “Клермонт” судносы 1807 елның августында зур суга төшерелә. Гудзон елгасы буйлап Нью-Йорктан Олбанига кадәр булган 278 км араны ул 32 сәгатьтә уза. Аны “ут һәм төтен чыгаручы гыйфрит» дип атыйлар. 1809 елда Фултон патент ала, пароходны камилләштерә һәм шәһәр арасында даими рейслар оештыра.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү