28 гыйнвар тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Шәхси мәгълүматларны саклау көне

Бу дата 2006 елда Европа Советы инициативасы белән кертелә. Ул «Автомат рәвештә эшкәртелгәндә физик затларның шәхси мәгълүматларын саклау турында»гыЕвропа Советы Конвенциясен имзалауның 25 еллыгы хөрмәтенә гамәлгә куела. 1981 елның 28 гыйнварында Страсбургта имзаланган әлеге документ шәхси мәгълүматлар өлкәсендә кеше хокукын яклауда төп халыкара инструментка әверелә. Конвенция 1985 елның 1 октябрендә үз көченә керә, безнең ил аны 2001 елның 7 ноябрендә имзалый. Россиядә  әлеге өлкәдә хокук мөнәсәбәтләрен җайлый торган  төп документ – 2006 елның 27 июлендә кабул ителгән «Шәхси  мәгълүматлар турында»гы Федераль закон.

Кызыл армия

104 ел элек(1918) Халык комиссарлары советы Эшче-крестьяннар Кызыл армиясен оештыру турында декрет кабул итә.Аның сафларына 18 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнары ирекле төстә керә һәм Октябрь революциясе яулап алган тормышны саклый өчен үз көчен куя ала.Армиянең беренче частьлары большевиклар ягына күчкән патша армиясеннән төзелә.1918 елда армия составында 200 меңнән артык кеше була.

Шул ук елның җәендә Кызыл армияне оештыручыларның берсе,хәрби һәм диңгез эшләре буенча халык комиссары Лев Троцкий башка модельгә күчәргә тәкъдим ясый:илдә хәрби чакырулар башлана.Нәтиҗәдә 1918 елның сентябрендә армиядә инде ярты миллионнан артык кеше була. 1920 ел ахырына бу сан 5,5 миллионга җитә.

Хатын-кызлар өчен беренче политехник курслар

116 ел элек (1906) Санкт-Петербургта хатын-кызлар өчен беренче политехник курслар ачыла. Бу – Россиядә  хатын-кызлар өчен беренче югары техник уку йорты була. Укыту архитектура,инженер-төзелеш, химия һәм электромеханика бүлекләрендә алып барыла. Белем бирү түләүле. Елына 100 сум һәм сызым җиһазларыннан файдаланган өчен өстәмә 10 сум түләргә кирәк була.1907 елда уку бәясе 125 сумга күтәрелә.

Антарктиданы ачалар

202 ел элек (1820) Фаддей Беллинсгаузен һәм Михаил Лазарев  җитәкчелегендәге экспедиция Антарктиданы ача.

Көньяк җирнең барлыгы турындагы гипотеза борын-борыннан яши, төрле легендалар сөйләнә. XVI гасырда анда Португалия, Голландия, Англия моряклары эзләнүләр алып бара. Иң ерак араны Джемс Кук үтә. Ул көньяк полярдагы диңгезләргә кадәр барып җитә. Экспедициядән соң: “…иманым камил, бер генә кеше дә көньякка табамин барганнан да да эчкәрәк үтәргә җөрьәт итә алмас. Андагыҗирләр беркайчан да тикшерелмәс”,- дип яза.

1919 елның җәендә Крондштадтан капитан Фаддей Беллинсгаузен  һәм Михаил Лазарев җитәкчелегендәгеэкспедиция  Антарктиданы ачу максаты белән юлга кузгала. 1820 елның28 гыйнварында команда Җир шарының алтынчы материгын ача.

Экспедиция 751 тәүлек дәвам итә, экипаж 4 мең 972 миль юл үтә. Алар Антарктиданы гына түгел, тагын 29 яңа утрауны ачалар.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү