Кунак ашаган һәр кисәк – савап

Без – кунакчыл халык. Бер минутка гына сугылдым дип килеп кергән кешене дә кадер-хөрмәт белән кунак итеп җибәрергә тырышабыз. Соңгы елларда сирәгрәк күренешкә әверелеп барса да, кунак каршылау, кунак итү – яшәү рәвешебезнең бер өлеше булып кала. Кунак каршылауның савабы нинди? Исламда кунак әдәбе нидән гыйбарәт? «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов белән шул хакта сөйләштек.

– Ансар хәзрәт, иң элек ислам диненең кунак каршылау, кешене кунак итүгә мөнәсәбәтенә тукталыйк әле.

– Кунакчыллык ислам динендә бик югары бәяләнә. Кунакка чакыралар икән, анда бару сөннәт гамәл булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлләм: «Исламның иң яхшы күренеше ул – кешеләрне кунак итү һәм белгән кешеләргә генә түгел, белмәгәннәренә дә сәлам бирү», – дигән. Тагын хәдисендә пәйгамбәребез: «Әй, кешеләр! Кунакларыгызга басым ясамагыз. Кунак үз ризыгы белән килә һәм киткәндә хуҗаның гөнаһларын алып китә», – дигән. Шуңа күрә адәм баласы кунакны чакырудан да, кунакка барудан да оялырга, авырсынырга тиеш түгел. Шушы изгелегебез өчен Аллаһы Тәгалә әҗерен дә насыйп итә, гөнаһларны гафу кылуга, ризыгыбызның киңәю, күбәюенә дә китерә. Янә бер хәдистә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлләм: «Соңгы көнгә ышанучы кеше кунагын хөрмәтләсен», – ди.

– Динебез кунак кешегә һәм аны кунак итүчегә нинди таләпләр куя?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлләм: «Кунакка чакыру һәм кунакка бару – сөннәт гамәл. Хәтта бу кеше ниндидер югары дәрәҗәле булмаса да», – дигән. Ягъни сине синнән түбәнрәк дәрәҗәдәге кеше кунакка чакырса да, аның чакыруын кабул итеп, аның мәҗлесендә катнашырга тиешсең. Шундый риваять бар. Ансарларның берсе, сый-нигъмәт әзерләп, пәйгамбәр белән тагын дүрт кешене кунакка чакырган. Ләкин алар артыннан тагын бер кеше ияргән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлләм кунакка чакыручының ишеге төбенә килгәч, хуҗадан: «Бер кеше безнең арттан иярде. Әгәр теләсәң, аңа керергә рөхсәт ит. Теләсәң, ул кайтып китәр», – ди. Чакыручы: «Юк, юк, каршы килмим, керсен», – дигән. Шушы риваятьтән аңлашылганча, безне кунакка чакырып, безнең белән тагын бер кеше ияреп килә икән, без иң элек чакыручыга бу хакта җиткерергә тиешбез. Шул рәвешле чакырылмаган кунакны хуҗа белән алдан килештерергә кирәк.

Кунакка чакыралар икән, анда бик иртә дә, соң да түгел – вакытында килү мәслихәт. Пәйгамбәребез: «Кунакка килгәч, иң элек ишектән керергә рөхсәт сорагыз», – дигән. Ишеккә өч тапкыр шакып, рөхсәт сорарга кирәк. Кунак кеше табын янына хуҗа тәкъдим иткән урынга утырырга тиеш. Аның мәҗлес азагына кадәр утыруы зарур. Шул ук вакытта хуҗага ошамый торган гамәлләр кылудан (моны ашыйм, тегене яратмыйм, бу тәмле, бу тәмсез дип мәшәкать тудыру һ.б.) да тыелырга кирәк. Хуҗалар ничек кенә кунак итсә дә, киткәндә син аларга рәхмәтеңне әйтеп, Аллаһы Тәгаләдән аларның гаиләләренә иминлек сорап, дога кылып китәргә тиеш. Мәҗлестән киткәндә иң элек хуҗадан рөхсәт сорарга кирәк. Кунактан вакытында китә белү дә әйбәт.

Ураза тоткан кешегә, аның уразасын бозып, кунакка бару килешми. Әгәр син алдан кунакка чакырулы булсаң, ул көнне уразага керү рөхсәт ителми. Бу фарыз уразасына кагылмый. Хуҗа кеше кунакны ишеккә кадәр озатырга тиеш. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Китеп барган кешене ишеккә кадәр озату – сөннәтнең бер өлеше», – ди. Кунакны ишеккә кадәр озатып, рәхмәтеңне җиткереп, аның рәхмәтен кабул итеп, хөрмәтләп саубуллашырга кирәк.

– Соңгы арада кунакка йөрешү, бер-береңнең хәлен белешү сирәк күренешкә әверелеп бара. Моның төп сәбәбе нидә икән?

Бу күренешнең төп сәбәбен бер әйбергә генә кайтарып калдырырга кирәкми. Дөрес, соңгы бер-ике елда кунакка йөрешү, кунак итүләр пандемия аркасында кимеде. Әмма бу күренеш аңа кадәр дә кими башлаган иде инде. Моңа, иң беренче чиратта, кулда кесә телефоннары булу сәбәпче. Туганнар, дуслар белән социаль челтәрләр аша даими рәвештә элемтәдә тору галәмәте. Ул якының белән күрешеп сөйләшкән кебек тәэсир калдыра. Шуңа күрә кешенең туганы, дусты белән җанлы аралашу, күрешүгә ихтыяҗы калмый. Бу – зур ялгышлык. Элеккеге заманнарда әби-бабаларыбыз кунакка йөрешү, хәл белешүләрне күркәм күрә иде. Туганнар, дуслар белән җыелу ашау-эчүгә генә кайтып калмый. Шунда ук туганлык, дуслык җепләре дә ныгый. Алар белән шундый җылы мөнәсәбәттә яшәү – безнең өстебездәге бурыч. Шуңа күрә хәзерге заманда да туганнар, дуслар белән күзгә-күз очрашып сөйләшү, очрашу, кунакларга йөрешүгә вакыт тапсак иде.

– Ни өчен кунак чакыру, кунак итү саваплы гамәл санала?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлләм: «Адәмнең кунагы өчен сарыф ителгән бер дирһәме Аллаһы Тәгалә юлында сарыф ителгән мең динардан да хәерлерәк булыр. Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә аны мең хөрмәт белән хөрмәтләр, уттан азат итәр, җәннәткә кертер», – ди. Без бар эшебезне Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшләргә тиеш. Кунак чакыру, кунак кабул итү дә искәрмә түгел. Тагын бер хәдисендә пәйгамбәребез: «Мөэмин йортына кунак керсә, аның үзе белән мең бәрәкәт, мең рәхмәт килер. Аллаһы Тәгалә кунак ашаган һәр кисәк өчен йорт хуҗасына бер хаҗ, бер гомрә кылу савабын яздырыр», – ди. Шуңа күрә кунак каршылау, кунак итү – бик зур саваплы гамәл.

– Кунак сораса, аны өч көнгә кадәр кунарга калдыру мәслихәт, диләр…

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлләм: «Аллаһка вә Кыямәт көненә ышанган кеше кунагын, аның хакын белеп олыларга тиеш», – дигән. Аннан: «Аның хакы нинди?» – дип сораганнар. Пәйгамбәребез: «Бер көн вә бер төн, вә өч көнлек кунакчыллык. Моннан ары барысы да – сәдака», – дип җавап кайтарган. Ягъни кеше өч көннән дә артыграк кунак була икән, Ходай Тәгалә хуҗа кешене сәдака бирү әҗеренә ирештерә.

– Кунактан кайтканда, күчтәнәчкә хәрам әйбер биреп җибәрсәләр, ни эшләргә?

Хәрам ризыкны ашамавың, файдаланмавыңны белә торып, бу гамәлне эшли икән, ул аңа, беренчедән, гөнаһ булып языла. Без исә, үз чиратыбызда, күчтәнәчкә җибәрелгән хәрам әйберне юк итәргә тиеш. Әгәр бу кеше күчтәнәчне аның хәрам икәнен белмичә биреп җибәргән булса, аны диндә нәрсәнең ярый-ярамавына төшендерү хәерле. Хәләл күчтәчнең савабы бик зур. Ул сәдака кебек тапшырыла.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү