Ир хатынын коега салып бетонлап куйган

Уфада яшәүче ир хатынын үтерүдә гепләнә. Аны әлеге җинаяте өчен 10 елга якын төрмә көтә. 

Әлеге фаҗига 2021 елның сентябрендә була. Ир белән хатын Петровский авылындагы дачаларында ял итәләр. Спиртлы эчемлекләр эчкәч алар арасында низаг килеп чыга. Ярсыган ир хатынын буа башлый, аннары аны 10 метр тирәнлектәге коега ташлый. Ир моның белән генә туктап калмый. Коега төзелеш материаллары тутырып, аны бетонлап куя. Шик тудырмас өчен, ир полициягә хатының югалуы турында хәбәр итә, үзе дә эзләүдә катнаша.

Әмма соңрак җинаятьче үзе гаебен таный һәм мәетнең урынын күрсәтә. Экспертиза хатынның егылганда алынган җәрәхәтләрдән — эчке органнарына зыян килүдән һәм күп кенә сөякләре сынудан үлүен ачыклаган.


Фикер өстәү