«Мул уңыш яңгырдан гына тормый»: Министр Татарстандагы намуссыз фермерларны барларга кушты

Татарстанда бөртеклеләрне урып-җыю тулысынча төгәлләнде. Кырлардан 5 млн 335 мең тонна ашлык җыеп алынган. Гектарыннан уртача 36,8 центнер уңыш чыккан.   Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистлар белән очрашкач, әнә шундый мәгълүматлар җиткерде.

Дөрес, әлегә бу алдан чыгарылган нәтиҗәләр генә. Ел ахырында тагын да төплерәк мәгълүматлар булачак, дип ышандырды министр. Әлегә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә кукуруз, шикәр чөгендере, рапс, көнбагыш һәм яшелчәләрне җыеп аласы бар. Димәк, кырларда әле дә булса эшләр дәвам итә. Гомумән алганда, быел 1,65 млн тонна шикәр чөгендере, 600 мең тонна майлы культуралар, 800 мең тоннадан ким булмаган бәрәңге һәм 260 мең тонна яшелчә җыеп алырга ниятлиләр.

Быел иң мул уңышны Арча (219 мең тонна), Тәтеш (214,7 мең тонна), Буа (203,9 мең тонна), Мөслим (200,8 мең тонна) һәм Минзәлә (200,3 мең тонна) районнары игенчеләре җыйганлыгын тагын бер кат искәртте министр.

– Быелгы мул уңышны җыеп алуга һава торышы гына түгел, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең башкарган эшләре дә йогынты ясады. Көннәр эссе булды, шунлыктан кайбер культуралар формалашканда яңгырлар җитмәде. Чынлыкта без тагын да мулрак уңыш җыеп алырга өметләнгән идек – ашлыклар ваграк, җиңелрәк булды. Ләкин  барыбер яхшы уңыш җыеп алуга ирештек, – диде ул.

Шуңа күрә һава торышына гына өметләнергә кирәкми, үзеңә дә алдан хәстәрен күрергә, туфракка анализ ясарга, көздән үк җирне яхшылап эшкәртергә, ашламаны җитәрлек дәрәҗәдә кертергә, яңа төр орлыклар белән эшләргә кирәк, дигән фикерен әйтте министр.

– Бәлки киләсе елда туфрак анализын ясамаучы хуҗалыкларга ярдәмне туктатырбыз да. Белемле, җиргә төпле карашы булган хуҗалыкларга гына ярдәм итәргә кирәк, – диде ул.

Марат Җәббаров терлекчелек тармагына да тукталды. Аның сүзләренчә, республикада сигез ай эчендә 1 млн 356,7 мең тонна сөт савып алынган. Бу узган ел белән чагыштырганда 2,4 процентка күбрәк дигән сүз. Бер сыердан 6600 кг сөт савып алалар. Киләсе елда исә бу күрсәткечне 7000 килограммга тутыру планын куйганнар.

– Ел саен 5–6 процентка арттыру планын куябыз. Россиядә без продуктлылык буенча 20 нче урында торабыз. Аңа кадәр 21 нче урында идек. Моның өчен зур эш башкарабыз. Һәм һәркем моны аңлап эшли, – диде Марат Җәббаров.

Моннан тыш, 311,5 мең тонна тавык һәм олы мал ите эшкәртелгән, республика 1 млрд 46 млн данә йомырка белән тәэмин ителгән.

Министр әйтүенчә, ел ахырына кадәр республикага 16 мең терлек алып керергә тиешләр. Аларның 6 меңе – чит илнекеләр.

– Әйе, авыру маллардан чистартабыз, аларны сәламәтләре белән алыштырабыз. Кайбер хуҗалыклар малларын тулысынча алыштырды. Чөнки аңа кадәр булганнарның нәтиҗәлелеге куандыра торган түгел иде, – диде ул.

Билгеле булганча, Татарстанда 470 мең шәхси хуҗалык бар. Киләсе елда аларга күрсәтелә торган барлык ярдәм чаралары да калачак. Биш, сигез баш терлеге булган хуҗалыкларга мини фермалар төзү өчен субсидия, тана сатып алганда бирелә торган матди ярдәм, савым сыерларына, атларга бирелә торган акча сакланачак. Моннан тыш, киләсе елдан ат асраучылар өчен дә яңа программа эшли башлаячак. Әлеге тармакны үстерер өчен үзгәрешләр кертеләчәк. Министр әйтүенчә, яңа программаны эшләгәндә ун елга исәпләнгән документны өйрәнгәннәр, атчылык белән шөгыльләнүчеләр белән күрешкәннәр.

– Бездә дәүләт карамагындагы ат утарлары бар, аларны тиешле дәрәҗәгә китерергә кирәк. Егерме ел элек аларның максаты башка иде. Атлар хуҗалыкта эшләргә, азык ташырга тиеш булды. Хәзер барысы да үзгәрде, без игътибарны спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүгә, атларны үрчетүгә һәм тотуга бирәбез. Хәзерге вакытта республикада 31 мең баш ат бар. Килчәктә барысына да туры килердәй бердәм программа булдырачакбыз, –֪ диде ул.

Марат Җәббаров әйтүенчә, республикадагы барлык фермер хуҗалыклары, кооперативлар да үз эшләрен тиешле дәрәҗәдә алып бармый. Шунлыктан аларның эшчәнлекләренә анализ ясый башлаганнар.

– Бүген барлык фермер хуҗалыкларына анализ ясыйбыз. Безнең мәгълүматлар буенча, алар – 4 мең тирәсе. Безнең максат – аларның күпмесе чыннан да эшләвен ачыклау. Шундый ук эшне кооперативлар буенча да башкардык. Рәсми мәгълүматлар буенча, Татарстанда 300ләп кооператив бар, ләкин аларның 200е генә чынлап торып эшли, – диде Марат Җәббаров.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү