Татарстанда яше 100дән арткан 157 кеше яши

1 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда яше 100дән арткан 140 хатын-кыз һәм 17 ир-ат яши. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта әйттеләр.

Татарстанның хезмәт, эш белән тәмин итү һзм социалдь яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, Россиядә яше 100дән арткан 34 мең кеше яши. Республикада алар 157 кеше. Иң өлкән хатын-кыз – 107 яшьлек әби Зәйдә көн күрә. Иң өлкән ир-ат – 102 яшьлек бабай Питрәч районында яши.


Фикер өстәү