Казанда яше 100дән узган 90 кеше гомер кичерә

Татарстан башкаласында яше 100дән узган 90 кеше гомер кичерә, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Шәһәрнең иң өлкән кешесе Шәриф бабай Мәҗитовка 106 яшь. Ул әле октябрь революциясенә кадәр үк – 1916 елның 19 ноябрендә дөньяга килгән. Йөзъяшәр башкаланың Киров районында гомер кичерә.

Казандагы иң өлкән әби булып Гөләндәм Мөхәммәтова санала. Ул 1917 елның 15 мартында дөньяга килгән, хәзерге вакытта Совет районында гомер кичерә. 1917 елның 10 сентябрендә туган Тәкъдисә әби Гаффарова исә Мәскәү районында яши.

Яше 100дән узган 90 кешенең 83е хатын-кызлары, нибары 7се генә бабайлар. Мәскәү һәм Совет районнарында 19ар йөзъяшәр гомер кичерә. Идел буе районында андыйлар – 14, Яңа Савин районында – 13, Киров районында – 12, Авиатөзелеш районында – 8, Вахитов районында 5 кеше.


Фикер өстәү