Рөстәм Миңнеханов Ташкенттагы «Иннопром» күргәзмәсендә катнаша

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентта «Иннопром Үзәк Азия» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Күргәзмә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Үзбәкстан Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган. 35 илдән 700дән артык компания катнашуы көтелә. Алар мәйданчыкта машина төзелеше, энергетика, металлургия, мәгълүмат һәм телекоммуникация технологияләре, химия сәнәгате өлкәсендәге казанышларын күрсәтәчәк.

Күргәзмә кунакларына Татарстан да үз стендын тәкъдим итә. Монда кунаклар республиканың Эйдос, КЭР-холдинг, КМПО, Таткабель заводы, Казан вертолет заводы, Нәфис, КИП-мастер, Химград һ.б. кебек предприятиеләре продукциясе һәм эшләнмәләре белән таныша ала.

 


Фикер өстәү