Рөстәм Миңнеханов Айнур Сафиуллинны Россия Герое исеме бирелү белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гвардия капитаны Айнур Сафиуллинны Россия Федерациясе Герое исеме белән котлады.

«Сез катлаулы, әмма бик затлы һәм мөһим һөнәр сайладыгыз. Һәм сезгә бирелгән Россия Герое исеме сезнең чын Ватанны саклаучы, үз чакыруыгызга һәм хезмәт бурычыгызга, какшамас сугышчан туганлыгыгызга һәм туган илегезгә тугры батыр хәрби булуыгызның ачык дәлиле булып тора», — диелә телеграммада.

ТР җитәкчесе татар халкының лаеклы улы белән горурлануын ассызыклады. Ул геройның әти-әнисенә аерым рәхмәт белдерде.

Ахырда ул Айнур Сафиуллинга нык сәламәтлек, рух көче һәм туган илебез даны өчен яңа казанышлар теләде.

/Татар-информ


Фикер өстәү