Россия Герое исеме белән бүләкләнүчеләр арасында Казанда туган Айнур Сафиуллин бар

Кичә Россия Герое дигән дәрәҗәле исеме белән бүләкләнүчеләр арасында Казанда туган Айнур Сафиуллин да бар. Россия Оборона министрлыгы коллегиясе утырышыннан соң Россия Президенты Владимир Путин Россиянең махсус хәрби операциядә катнашкан тугыз кешегә «Алтын Йолдыз» медальләре тапшырды.

«Татар-информ» га билгеле булганча, Айнур Сафиуллин штурмлау отряды белән бергә торак пунктны азат итүдә катнашкан. Ул үз хәрбиләре белән өч сәгатьтән артык дошманның контрһөҗүмен тоткарлый һәм, шәхси составны югалтмыйча, куелган барлык бурычларны үти.

Һөҗүм хәрәкәтләре нәтиҗәсендә дошманның икедән артык взводы юк ителә, сигез националист әсирлеккә алына, Javelin һәм NLAW тибындагы танкка каршы чит ил коралларының ракета комплексы үрнәкләре кулга алына.

«Мин үзем Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны, бу хәлләрне фронтта күрдем, әмма анда, әлбәттә, куркынычрак иде. Мин улым өчен шатмын, аны кеше һәм командир буларак хөрмәт итәм», – дип сөйләде агентлыкка капитан Айнур Сафиуллинның әтисе Альберт.


Фикер өстәү