Табиб иң зарарсыз колбасаны атаган

Әмма аның да организмга зыян салу куркынычы бар.

Колбасадан да зыянлы ризык юк, чөнки анда зарарлы матдәләр “мыжгып” тора. Кайберләре ашказаны-эчәклектә төрле чирләр һәм хәтта онкология китереп чыгарырга мөмкин. Хирург Александр Умнов “Медикфорум” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Эш шунда: колбаса ясау өчен чималны – мөгезле эре терлекне һәм кош-кортны антибиотиклар биреп үстерәләр. Шуның нәтиҗәсендә терлектә теләсә кайсы чирләргә каршы торырдай микроорганизмнар пәйда була. Ләкин мондый итне ашаган кеше чирләргә бирешмәячәк, дигәнне аңлатмый бу.

Колбасага, ит белән беррәттән, майлар, мөгез-тояк кебек калдыклар да өстиләр. Аларны эшкәрткәндә трансжир, нитрозамин дигән бик зарарлы матдәләр барлыкка килә. Моннан тыш ризыкка, итнең яраклылык вакытын озайту өчен, натрий нитриты кушалар. Хирург фикеренчә, аның күләме 6 граммнан артып китсә, организмга зур зыян салырга мөмкин. Ә инде натрий нитритының омега-6 белән бергә эчәклектә яман шеш китереп чыгару куркынычы да юк түгел.

Умнов сүзләренә караганда, иң зарарсыз колбаса – күркә итеннән эшләнгәне. Анда майлар аз чөнки. Ләкин мондый колбасаны да составын карап кына куллану мөһим.


Фикер өстәү