Табиб Индира ГЫЙМАЛТДИНОВА: «Яллардан соң диетага утырам», – дип вәгъдә итәргә ярамый

Узып баручы елның санаулы көннәре генә калды. Яңа елны ничек каршылау, табында ниләр булачагын акрынлап планлаштыра башларга вакыт. Бәйрәм кичен сау-сәламәт уздыруның сере нидә? Озын бәйрәм яллары табиб бусагасын таптап үтмәсен өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Табиб-терапевт, гастроэнтеролог Индира ГЫЙМАЛТДИНОВА шул уңайдан киңәшләр бирде.

Индира ГЫЙМАЛТДИНОВА

– Кайберәүләр бәйрәм алдыннан, бушанам дип, ач тора. Бу – бик зур хата. Озак вакыт ашамый торып ашаганда ашказанына икеләтә зур зыян килә. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан тамагыгыз тук булсын. Бәйрәм алдыннан үз-үзеңә: «Яллардан соң диетага утырам», – дип вәгъдә итәргә дә ярамый. Ник дигәндә, шул хакта уйлап, бәйрәм кичендә артыгын ашап ташлавыгыз бар.

– Бәйрәм чорында иң беренче чиратта ашказаны, эчәк авыртулары баш калкыта. Шуңа күрә бу чорда безгә күбрәк эч авырту, сару кайнау, кикергәндә ачы су килеп тилмертү, эч кату, күңел болганудан зарланучылар мөрәҗәгать итә. Гастрит, үт куыгы белән ашказаны асты бизе ялкынсынудан тилмергән кешеләр Яңа ел ялларында аеруча сак булсын иде.

– Артык килограммнар җыймас өчен, ач карынга исерткеч эчемлек эчүдән сакланыгыз. Хәмер калориягә бай булуыннан тыш, аппетитны ача, организмнан су чыгуны тоткарлый. Исерткеч эчемлек кулланган кеше күпме ашаганын да белештерми.

– Мөмкинлек булса, кечкенә тәлинкәдән ашарга тырышыгыз. Анда салынган ризык карап торышка бик күп кебек тоелса да, чынлыкта сез бик аз күләмдә ашаячаксыз. Баш миендә туклык хисе тусын өчен, 20 минут вакыт кирәк. Шуңа күрә ризыкны яхшылап чәйнәп, ашыкмыйча гына ашагыз.

– Ризык янында артык озак утырып, басып, ятып торырга да киңәш итмәс идем. Үзегезгә берәр шөгыль табасызмы, биисезме, якыннарыгыз белән аралашып, йә булмаса телевизор карап ял итеп аласызмы – мөһим түгел. Иң мөһиме – өстәл яныннан вакытында китә белергә кирәк.

– Десерттан баш тартыгыз. Төнгә каршы баллы ризык ашау – организм өчен зур сынау.

– Бәйрәм көнне дә гадәттәгечә 1,5–2 литр су эчәргә онытмагыз.

– Бәйрәм ялларында көнгә 4–5 тапкыр аз-азлап ашасаң, хәерле. Бер ашау белән икенче ашау арасында өч сәгать аерма булсын. Табын янында җыелган калорияләрне чана, чаңгы, тимераякта шуып «яндырырга» тырышыгыз.

– Кунакта хуҗалар кыстаган саен, «яхшы түгел» дип, тәлинкәгә салган бар ризыкны ашап бармагыз. «Юк» дип әйтә белегез.

– Игътибар иткәнегез бардыр: бәйрәм табыны янында, гадәттә, берәүләр сөйләгәндә, икенчеләре тыныч кына ашавын белә. Әңгәмәгә сез дә кушылыгыз. Җанлы аралашу ризык белән генә мавыгырга ирек бирмәс.

 


Фикер өстәү