Путин табибларга пациент ризалыгыннан башка медицина ярдәме күрсәтергә рөхсәт бирде

Россия Президенты Владимир Путин ашыгыч ярдәм бригадаларына, кеше гомеренә куркыныч янаган очракта, пациент ризалыгыннан башка медицина ярдәме күрсәтергә рөхсәт итә торган законны имзалады. Документ хокукый актлар рәсми порталында чыкты, дип яза Татар-информ.

Моңа кадәр Россиядә пациент үзенең ихтыярын белдерә алмаган очракта, аның ризалыгыннан башка медицина ярдәме күрсәтү турында карарны табиблар консилиумы хәл итә иде. Инициатива авторлары фикеренчә, ашыгыч ярдәмне медицина оешмасыннан читтә күрсәтергә туры килгәндә консилиум җыю мөмкин түгел.

Яңа закон буенча, кеше гомеренә куркыныч янаган очракта, ашыгыч ярдәм бригадалары оешмадан читтә медицина ярдәме күрсәтә алачак. Бу документ аның составына кергән медицина хезмәткәрләрен хокукый яктан яклауны тәэмин итәчәк.

«Гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» законның 20 нче маддәсенә кертелгән үзгәрешләр буенча, пациент һәм аның вәкилләре медицина ярдәменнән баш тарту хокукы кала, ләкин бу карар язмача рәсмиләштерелергә тиеш. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-tabiblarga-pacient-rizalygynnan-baska-medicina-yardame-kursaterga-roxsat-birde-5881019


Фикер өстәү