Татарстанда авыручы балалар арту сәбәпле, 93 сыйныфны карантинга япканнар

Республика мәктәпләрендә, балаларның ОРВИ һәм грипп белән авыруы сәбәпле, 93 сыйныфны карантинга япканнар. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Быел 1 сентябрьдән мәгариф оешмаларында, тән температурасы күтәрелү, ОРВИ билгеләренә ия булу сәбәпле, 5 024 бала дәресләргә кертелмәде”, – дигән ул.
Авдонина әйтүенчә, хәзерге вакытта 93 сыйныф (2 083 бала) карантинда утыра. Мондый сыйныфларның күпчелеге – Казанда.

Ведомство җитәкчесе урынбасары искә төшереп үткәнчә, балаларның 20 проценты һәм аннан күбрәге чирләгән очракта, сыйныф карантинга җибәрелә. Карантин гадәттә җиде көннән ун көнгә кадәр дәвам итә.


Фикер өстәү