Татарстанда грипп һәм ОРВИ сәбәпле 48 мәктәптә 142 сыйныфны япканнар

Татарстанда 48 мәктәптә 142 сыйныфны япканнар. Республикадагы эпидемиологик вазгыять сәбәпле тулысынча ябылган мәктәпләр юк, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

“Чикләү чараларының төп бурычы чир йоктырган балаларны сәламәтләреннән аеру. Сыйныфтагы балаларның кимендә 20 проценты грипп яки ОРВИ йоктырган очракта укучылар карантинга китә”, – дип билгеләп үтелгән министрлыкта.

Сүз уңаеннан, республикада 483,9 меңнән артыграк укучы һәм 32 меңнән күбрәк укытучы һәр көн саен иртән медицина фильтры аша уза. Бүген аны 154 укучы үтә алмаган. Ә 1 сентябрьдән барлыгы 9301 бала чирләгән.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә вируслы инфекцияләрнең артуы турында белдереп, фильтрлар эшен көчәйтергә кушты.


Фикер өстәү