Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булдылар

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Сбербанк» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф Бәшир Рәмиев ис. ИТ-паркны карадылар.

Герман Греф технопаркның мөмкинлекләре белән танышты һәм аның инфраструктурасын бәяләде, шулай ук Сберның ИТ-белгечләре өчен технохабка барды. Исегезгә төшерәбез, технохаб узган елның декабрендә ачылган иде. Биредә корпорациянең төп продуктларын һәм хезмәтләрен эшләү буенча белгечләр хезмәт итә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф хезмәттәшлекне алга таба үстерү һәм перспектив проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү